Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марий Эл Республикасында ике баланы һәм аларның анасын үтергәннәр 18+

Марий Эл Республикасының Волжск шәһәрендәге бер фатирда өч мәет табылган.

Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Волжск шәһәрендәге фатирда 31 яшьлек хатын, аның 11 яшльлек кызы һәм 14 яшьлек улының мәетләре табылды. Ике яки аннан да күбрәк кешене һәм кече яшьтәге баланы үтерү фактлары буенча җинаять эше ачылды», диелә бу хәбәрдә.

"РИА Новости" агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, алар барысы да пычак белән яраланган. Җинаятьнең фаразлары әйтелми. «Җинаятьтә шикләнелүче әлегә билгесез», — дигән агентлык чыганагы. Бу кешеләрне талау нияте белән үтерүләре ихтимал.

Мәетләрне гаиләнең бер туганы таба.

Улы һәм кызы белән яшәгән мәрхүмә хатын ире белән аерылышкан. Алар элекке ире белән яхшы мөнәсәбәттә булган, диелә хәбәрдә.

Фото: rla novostl

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев