Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марсель Әхмәдуллин туры эфир вакытында Айгөл Хәйруллинаны елаткан

Сентябрь аеның соңгы көнендә танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин ТНВ телеканалында һәм Болгар радиосында эшчәнлеген тәмамлау турында игълан итте. Социаль челтәрләрдә Марсель түбәндәге мөрәҗәгать белән чыкты:

«14 еллык тормыш сәхифәсен ябып, икенчесен ачар вакыт.Тормышымдагы иң хәлиткеч карарларның берседер, могаен. Яшьләр тукталышы (2002 -2006), Тамчы шоу (2006-2016), Радиодагы яңалыклар дикторы (2005-2012), Караоке батл (мөхәррир) (2015-2016), Чәкчәк шоу (2012 -2016). Алга таба юллар, карарлар аерыла. Кем белә, юллар, бәлки, тагын кисешер. Ничек кенә булса да, күп хезмәт куелган, куп иҗат тире тамылган. Уз эшчәнлегемне башлар вакыт. Анысы да халыкка файдага, хәерлегә булыр дип ышанабыз. Аллаһка тапшырдык. Хәерхаһлы булганы өчен тамашачы-тыңлаучыга һәм коллегаларга рәхмәт.»

Тамашачы-тыңлаучылар да, Марсель Әхмәдуллин белән бергә хезмәт куйган коллегалары да әлеге хәбәрне бик авыр кабул итте. Айгөл Хәйруллина күз яшьләрен тоя алмады. Гомумән, бу көнне тамашачылар да зур аптырашта калды, алып баручының ни сәбәпле китүен белергә теләде.

http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев