Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәрхүмнәр белән хушлашу залы булачак

Мәетләрне урамга күтәреп чыкмаячаклар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллыда мәрхүмнәр белән хушлашу залы проектының әзер булуын хәбәр итте. 

– Бу бина төзелеп беткәч, мәрхүмнәрне урамга  күтәреп чыгу булмаячак. Алар моргтан хушлашу залына чыгарылачак. Шунда ук ЗАГС белгече үлү турында белешмә, муниципаль оешма хезмәткәре зираттан урын рәсмиләштерәчәк. Кешегә якын кешесен тиешенчә соңгы юлга озату өчен шәһәрнең төрле оешмаларына барып документлар эзләп йөрергә туры килмәячәк. Хушлашу залы янында машина кую урыны да булачак. Онкология үзәге янында моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, – диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига кайгылы хәбәр