Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина йөртү хокукы булмаган улына руль биргән ир-ат комада

Тагын ике пассажиры тән җәрәхәтләре алды.

18 яше әле 31 мартта гына тулган, машина йөртү таныклыгы да алырга өлгермәгән егет руль артына утырып, үзенең һәм өч пассажирының сәламәтлегенә каты зыян китерде. Бүген алар барысы да хастаханәдә.

Юл-транспорт һәлакәте 8 апрель көнне көндезге сәгать 1 тулгач Яр Чаллы – Нефтебаза – Круглое Поле поселогы юлында килеп чыга. «Лада Гранта» автомобилендә баручы әлеге егет тизлекне тиешледән арттыра һәм, идарә итүне югалтып, юл кырыена чыгып әйләнә. 

Чаллыда яшәүче егет үзе баш мие җәрәхәтләре, күз яны гематомасы ала. 52 яшьлек ир-ат авыр хәлдә, комада. Ул егетнең үги әтисе. Кызганычка, күрәчәгенә каршы, рульне дә егеткә ул бирә. Тагын ике пассажир – 20 яшьлек кызлар. Тукай районында яшәүче кызның баш миенә зыян килә һәм иң өсте, умыртка сөяге сына. Бөгелмәдән килгән кыз да баш җәрәхәтләре ала.

Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлеге башлыгы Шамил Ганиев әйтүенчә, пассажирларның өчесе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән була. 

Фотолар Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте