Машина йөртүчеләрне инспекторлар туктатып, хәрби комиссариатка җибәрәчәк
Әлеге мәгълүмат - фейк!
Социаль челтәрләрдә ир-ат машина йөртүчеләрне, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, хәрби комиссариатларга җибәрәчәкләр дигән хәбәрләр пәйда булды. Россия Эчке эшләр министрлыгы моны фейк, ягъни дөрес түгел дип җиткерде.
Журналистларга һәм интернет аша хәбәрләр укучыларга шикле мәгълүматка ышанмаска, бары тик рәсми чыганакларда урнаштырылган белешмәләргә генә ышанырга кирәк дип, мөрәҗәгать итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев