Юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәттеләр
Яңалыклар тасмасы

Юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәттеләр

Бу мәсьәләгә битарафлык күрсәтү фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин.

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрне алдагы көннәрдә юлларда бозлавык булу ихтималы турында искәртә һәм шул сәбәпле, автомобильләрне кышка әзерләргә кирәк дип искәртә.

«Әзерлекнең мөһим өлеше – кирәкле тәгәрмәчләр кую. Бу мәсьәләгә битарафлык күрсәтү фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. Һава торышы шартларына җитди карарга кирәк», – диелә ведомство хәбәрендә.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә транспорт чараларының техник торышын тикшерергә дә киңәш итәләр, бигрәк тә тормоз системасына һәм оптикага аерым игътибар бирү зарур.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев