Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина йөртүчене туктатып автобуска утыртып җибәрергә мөмкиннәр

ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов бу хәлгә аңламта бирде.

Балаларны автокреслода йөртмәүче шоферларга автомобильдә алга таба юлын дәвам итүне тыярга мөмкиннәр. Машина хуҗасына, автомобильдән төшеп, җәмәгать транспортына күчеп утырырга туры киләчәк. ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов балалар арасында юл-транспорт травматизмына багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Дүрт юл һәлакәтендә балалар төрле тән җәрәхәтләре алган, чөнки машинада автокресло булмаган. Әйтик, 8 июльдә Зәй районында булган авариядә бер бала зыян күргән. Әгәр ул автокреслода утырса, анда тырналган эз дә булмас иде», - диде Гарипов.

ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы сүзләренчә, машинада автокресло кагыйдә бозучы беркетмә төзүдән кача алмасын өчен түгел, ә баланың иминлеге өчен кирәк.

«Таяк системасы инде күптән юк, юл-патруль хезмәте инспекторының төп максаты – киләчәктә фаҗигаләргә юл куймау», - дип искәртте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар