Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Машинада җырлаучы кыз» укырга керде - ФОТОЛАР, ВИДЕО

Яңа уку елына аяк бастык. Йолдызларның балалары аны ничек башлаган, ничек әзерләгәннәр, бүген кәефләре ничек?

Алия Гатауллина, «Машинада җырлаучы кыз» буларак танылган кечкенә блогер Эмилия Гатауллинаның әнисе:

– Эмилия быел укырга керде. Ул 29нчы гимназиянең 1 Б сыйныфында белем ала. Укытучысы Валентина Ивановна Комаровага бер ел буе әзерлек курсларына йөрдек. Бу мәктәпне Эмилиянең әтисе – тормыш иптәшем Илнур да тәмамлаган, шуңа күрә, ышанып, балабызны шунда бирдек. Укытучысы бик тәжрибәле, җитди, таләпчән. Кызыбыз да бик тырыша – кайту белән формасын дөрес итеп элеп куя, кичтән портфелен җыя. Киемнәрен бик ошатты, чәч резинкаларын Хюрремныкы кебек («Великолепный век» сериалы герое) дип, ялтыравыклы, ташлар белән бизәлгәнен сайлады.

Бер үк вакытта Эмилия 7нче музыка мәктәбендә дә укыячак. «Җырчы булырга телисез икән, тавыш өстендә дә эшләргә, уен коралын да өйрәнергә кирәк», – диде укытучылары. Шуңа берьюлы ике бүлек – «вокал» һәм «фортепиано»ны сайладык, – дип уртаклашты кечкенә блогерның әнисе Алия ханым.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев