Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү проспектының дәвамын кайчан төзеп бетерәчәкләр?

Бүгенге көндә эшләрнең беренче этабы бара.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мәскәү проспектының дәвамын төзү эшләре белән танышты. Әлеге проект “Стимул” федераль программасы кысаларында башкарыла. Бу максаттан шәһәргә 1 млрд 400 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу суммага 100 метр озынлыктагы 30 метр киңлектәге күпер, 4 полосалы юл төзелә.  

"Бүгенге көндә эшләрнең беренче этабы бара. Аның кысаларында Мәскәү проспектының дәвамы Орловка бистәсе янындагы Нариманов урамы белән тоташтырыла. Икенче этапта – проспектны ЗЯБ бистәсендәге Һади Такташ урамына кадәр сузачакбыз", - дип белдерде "РБР16" җәмгыяте җитәкчесе Таһир Сөнгатуллин.  

Әлеге проект «Притяжение» торак комплексында яшәүчеләрнең юлсызлык мәсьәләсен тулысынча хәл итәр дип күздә тотыла. Төзелеп килүче микрорайонда якынча 30 мең кеше яшәячәк. «Бу бер Менделеевск районы халкы кадәр», - диде чагыштырды мэр. Бүгенге көндә биредә гомер кичерүчеләр беренче автомобиль юлы аша урап йөрергә мәҗбүр.

Төзүчеләр вәгъдә итүенчә, әлеге юл участогы август ахырында ачылырга тиеш. "Монда 2нче, 3нче маршрут автобуслары йөриячәк. Якын арада күп кеше сыйдырышлы, яңа 24 Нефаз автобусы да сатып алачакбыз", - дип ышандырды мэр. Шулай ук Наил Мәһдиев августның 20ләрендә маршрутны тикшереп карап, тукталышларның урынын, пассажирларның санын билгеләргә кирәклеген дә искәртте. «2 минутта Мәскәү проспектына, 10 минутта шәһәр үзәгенә барып җитәрлек булырга тиеш», - диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл төзелеш