Маскировка челтәрләре үрүчеләр «югалды»
Хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрүчеләр пошаманда.
Махсус хәрби операция башлангач, Чаллы активистлары күпләп маскировка челтәрләре ясый башлады. Сугыш кырында аңа ихтыяҗ, чыннан да, зур. Моны солдатлар үзләре үк дәлилли.
23нче комплекста урнашкан "Ваша защита" пунктында активистлар 6 ай дәвамында 3кә 6 метр размерлы 450 маскировка челтәре үреп җибәргән. "Һәр көнне 30-50 битараф булмаган ханымнарыбыз маскировка челтәрләре бәйләргә килә. Аннан тыш, коры душ, тиз пешә торган ашлар әзерлибез, хастаханәләргә эчке киемнәр һәм башка бик күп кирәк-яраклар җыеп җибәрәбез" - дип сөйләде куратор Зарина Шешолина.
Шулай да борчулары бар. Дача сезоны башлангач, пунктка килүчеләр азайган. "Безгә килүчеләрнең күбесе - пенсионерлар. Хәзер бакча эшләре башланды. Аңларга була, яз кышны туйдыра. Әмма егетләребез бездән ярдәм көтә. Һәр җибәргән кирәк-ярак өчен рәхмәтләрен җиткерәләр, маскировка челтәрләре сорыйлар," - ди оештыручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев