Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Массакүләм чаралар тукталып тора

Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры билгеләп үтте

Чаллыда массакүләм мәдәни һәм спорт чараларын үткәрүдән баш тартачаклар. Тиешле структуралар өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиев шундый күрсәтмә бирде. Аның сүзләренә Роспотребнадзорның территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев та кушылды – ул чараларны күчерергә яки бөтенләй «максималь рәвештә дистанцион формага күчәргә»тәкъдим итте.

- Бүген бәйрәмнәрсез яшәп торсак та була. Хәзерге вакытта кеше җыярга ярамый. Мин барыгызыг да мөрәҗәгать итәм: бернинди кеше җыю юк! Татарстан Хөкүмәте карары бар, сезгә турыдан-туры йөкләмәм бар. Әйдәгез, балаларыбызны һәм кешеләрне саклыйк. Барлык ярышлар, концертлар һәм җыеннар да иң яхшы вакытка кадәр көтеп торыр, - диде шәһәр башлыгы аппарат киңәшмәсе барышында.

Яңа ел чараларына әзерлек исә вәзгыятькә бәйле булачак, дип өстәде Мәһдиев.

Чыганак: Челны-биз

- Әгәр ул яхшырса, үткәрү форматын билгелибез. Яхшырмаса, вакыт диктуты кебек эшләячәкбез, - дип аңлатты мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев