Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Матур гаиләдән – матур җырлар

Шәһәребезнең мәдәни тормышын Айгөл һәм Ришат Шәйхетдинов гаиләсеннән башка күз алдына да китереп булмый. Алар бәймрәмнәрне үзләренең мәгънәле, матур җырлары белән бизиләр. Зур шәһәрләргә генә түгел, авылларда да концертлар куеп, тамашачыларны матур җырлары белән сөендереләр. Бу көннәрдә алар яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхине искә алу концертына әзерләнәләр. "Кайчандыр Хәния апа белән...

Шәһәребезнең мәдәни тормышын Айгөл һәм Ришат Шәйхетдинов гаиләсеннән башка күз алдына да китереп булмый. Алар бәймрәмнәрне үзләренең мәгънәле, матур җырлары белән бизиләр. Зур шәһәрләргә генә түгел, авылларда да концертлар куеп, тамашачыларны матур җырлары белән сөендереләр.

Бу көннәрдә алар яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхине искә алу концертына әзерләнәләр. "Кайчандыр Хәния апа белән башкарган "Соңгы тукталышта" җырын Айгөл белән тамашачыларбызга бүләк итергә җыенабыз", - ди Ришат.

Ришат талантлы егет. Матур җырлавы өстенә ул җырлар да яза, оранжировкалар да ясый. Болар өстенә ул хатынын хөрмәт итүче ир, балаларын яратучы әти дә әле. Ришат белән Айгөлнең гаилә коруларына 8 елдан артык вакыт үтеп киткән, ә аларның дуслыгына 17 елдан артык вакыт узган. Бүгенге көндә алар ике бала үстерәләр. Уллары Рәсимгә - 7, Рианага бер яшь тулып киткән. Алар хөрмәтенә Ришат:

"Балаларым, җимешләрем,

Сез алтыным, көмештер,

Сөюебез хөрмәтенә

Аллаһ биргән өлештер", - дип бик матур җыр да язган.

Шәйхетдиновлар мәдәни һәм сәяси чараларга да гаиләләре белән бергә йөриләр. Алар илебез, шәһәр тормышында булган вакыйгаларга битарфлык күрсәтергә ярамый дип саныйлар.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев