Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ма­тур­лык үзең яшә­гән җир­дән баш­ла­на”

32/01 йор­тын­да яшә­ү­че Фле­ра Мин­га­ри­е­ва шу­лай ди. Аның фа­ти­рын­да­гы һәм ише­гал­дын­да­гы ма­тур­лык­ка сок­лан­мый мөм­кин тү­гел.

Фле­ра апа­ның бал­ко­ны оран­же­ре­я­ны хә­тер­лә­тә. Ул кыш буе ан­да гөл­ләр үс­те­рә, ә яз җит­кәч, үзе­нең бал­ко­ны ас­тын­да­гы ише­гал­ды­на чы­га­рып утыр­та.

Шә­һәр­дә­ше­без­гә гөл­ләр­гә мә­хәб­бәт әни­сен­нән күч­кән. Ту­мы­шы бе­лән ул Ур­та Ази­я­дән, Чал­лы­га 1994 ел­да кайт­кан­нар.

– Ур­та Ази­я­дә без үзе­без­нең зур йорт бе­лән яшә­дек. Ан­да әни­нең 25 төр­дән тор­ган зур ро­за­рие һәм баш­ка чә­чәк­лә­ре күп иде.  Мин шул ма­тур­лык ара­сын­да үс­тем, - ди Фле­ра ха­ным. – Чал­лы­га күч­кәч, гөл­ләр­не өем­дә үс­те­рә баш­ла­дым. Ме­нә өчен­че җә­ем­не урам­да, бал­кон тө­бен­дә утыр­там, тә­рә­зә­мә ва­зон­нар­ны элеп куй­дым.

Ул үс­тер­гән чә­чәк­ләр бер­кем­не дә би­та­раф кал­дыр­мый. Аның ты­рыш­лы­гын кү­реп, күп ке­нә күр­ше­ләр дә Фле­ра апа­га ку­шы­ла­лар, кай­бер­лә­ре үсен­те­ләр би­рә­ләр, икен­че бе­рә­ү­лә­ре чы­гып бу­лы­ша­лар. Алар аңа бик рәх­мәт­ле.

– Мин чә­чәк­ләр­не үзем са­тып алам. Бе­рен­че ел­ны гор­тен­зи­я­лә­рем­не ка­зып ки­тү­че­ләр дә бул­ды. Ан­нан соң ви­де­о­ка­ме­ра куй­дым, - ди Фле­ра Мин­га­ри­е­ва. – Хә­зер ти­ю­че юк,  Ал­лаһ­ка шө­кер. Элек өс­тә­ге кат­лар­дан тә­мә­ке төп­чек­лә­ре ыр­гы­та­лар иде, бер­сен дә күр­ми­сең хә­зер. Ма­тур­лык ке­ше­ләр­не тәр­би­я­ли, тәр­тип­кә өй­рә­тә.

Был­тыр Фле­ра Ка­ми­лов­на утырт­кан ­гөл­ләр “Иң ях­шы чә­чәк­ләр тү­тә­ле” шә­һәр кон­кур­сын­да икен­че урын­га ла­ек бул­ган.

Фле­ра ха­ным чит ил­ләр­гә сә­я­хәт кы­лыр­га да яра­та. Ан­да бар­ган са­ен ул буш кул бе­лән кайт­мый: кү­ңе­ле­нә хуш кил­гән чә­чәк­ләр­не алып кай­та, ан­да­гы яңа­лык­ны үзе­нә кер­тә, экс­пе­ри­мент­лар ясый. “Чит ил­ләр­дә кая ка­ра­ма, бө­тен җир­дә гөл­ләр. Без­дә дә шун­дый ма­тур­лык­ны бул­ды­ра­сым ки­лә ми­нем”, - ди ул. 

Фле­ра Ка­ми­лов­на­ның тү­тә­лен­дә 20 төп ро­за, пе­ту­ни­я­ләр, гор­тен­зи­я­ләр, хри­зан­те­ма­лар һәм баш­ка чә­чәк­ләр, ике ка­на­да өрәң­ге­се үсә. Алар­ны ул кой­ма бе­лән әй­лән­де­реп ал­ган, ел са­ен ти­рес кер­тә. Ан­да бер чүп тә юк. Фле­ра ха­ным әле пен­си­я­дә тү­гел, эш­кә дә йө­ри, гөл­ләр ар­тын­нан да ка­рый. Түз­мә­дем: “Ни­чек ба­ры­сы­на да өл­ге­рә­сез?” дип со­ра­дым.

- Аңа күп ва­кыт ки­рәк­ми. Ир­тән то­рам да чы­гып чә­чәк­лә­рем­не ка­рап алам. Җир эшен­нән ләз­зәт та­бам мин, - дип җа­вап бир­де Фле­ра апа. – Эш­тән соң та­гын чы­гып ки­тәм. Алар бе­лән ара­ла­шу ми­нем бө­тен ары­ган­лык­ны, стресс­ны бе­те­рә. Чә­чәк­ләр кү­ңе­ле­мә рә­хәт­лек би­рә, баш­ны ял ит­те­рә. Чә­чәк­ләр ке­ше­ләр ке­бек алар, бик рәх­мәт­ле, ху­җа­сын си­зә­ләр. Бер ат­на­га Ял­та­га кит­кән идем, кайт­сам, фи­ал­кам бо­е­гып, ба­шын иеп уты­ра, ба­рып ка­ра­дым, суы да бар. Ир­тән то­рып чык­сам, ул ачыл­ган, ба­шы кү­тә­рел­гән. Ми­нем кай­ту­ы­ма ул да шат­лан­ган. 

Фле­ра ха­ным сүз­лә­рен­чә, чә­чәк­лә­ре янын­да ял да, кү­ңел ты­ныч­лы­гы да та­ба ул. Чә­чәк­ләр­нең бер төр­ле­се атып бет­сә, икен­че төр­лә­ре шау чә­чәк­кә кү­ме­лә, өчен­че төр­лә­ре исә яңа җир­дән шы­тып ки­лә. Ул алар­ны мах­сус шу­лай утыр­та икән.

Го­му­мән, ке­ше гү­зәл­лек­кә, ма­тур­лык­ка ом­ты­лу­чан бит. Дөнь­я­ны ка­мил­рәк итү­не үзең яшә­гән ти­рәлек­тән баш­лар­га ки­рәк, дип са­ный Фле­ра Мин­га­ри­е­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәкләр