Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мавыктыргыч очрашу

"­Да­кар" ярыш­ла­рын­да уңыш­лы чы­гыш ясап, шә­һәр­гә җи­ңү бе­лән кайт­кан­нан соң, "КА­МАЗ-Мас­тер" ко­ман­да­сы спорт­чы­ла­ры ав­то­ги­гант за­вод­ла­рын­да оч­ра­шу үт­кә­рү­не тра­ди­ци­я­гә керт­те­ләр. Шу­шы көн­нәр­дә ге­нә ба­тыр егет­ләр прес-ра­ма за­во­дын­да бул­ды­лар. Кыс­ка гы­на, әм­ма дус­та­нә оч­ра­шу­да за­вод хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­рен кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар­га җа­вап­лар ал­ды­лар. Хәр­би ма­ши­на­лар өчен ком­п­лект­лау­чы җи­һаз­лар ясау­чы­лар спорт­чы­лар бе­лән бер­гә­ләп фо­то­га төш­те­ләр....

"­Да­кар" ярыш­ла­рын­да уңыш­лы чы­гыш ясап, шә­һәр­гә җи­ңү бе­лән кайт­кан­нан соң, "КА­МАЗ-Мас­тер" ко­ман­да­сы спорт­чы­ла­ры ав­то­ги­гант за­вод­ла­рын­да оч­ра­шу үт­кә­рү­не тра­ди­ци­я­гә керт­те­ләр. Шу­шы көн­нәр­дә ге­нә ба­тыр егет­ләр прес-ра­ма за­во­дын­да бул­ды­лар. Кыс­ка гы­на, әм­ма дус­та­нә оч­ра­шу­да за­вод хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­рен кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар­га җа­вап­лар ал­ды­лар.

Хәр­би ма­ши­на­лар өчен ком­п­лект­лау­чы җи­һаз­лар ясау­чы­лар спорт­чы­лар бе­лән бер­гә­ләп фо­то­га төш­те­ләр. Ярыш­лар ба­ры­шын тө­шер­гән ви­де­о­яз­ма да ис­тә ка­лыр­лык бул­ды. Ком, таш­лар ара­сынн­нан ба­рып, фи­ниш­ка бе­рен­че кил­гән "КА­МАЗ" ма­ши­на­сы чын мәгъ­нә­сен­дә алар­да го­рур­лык хи­се ту­дыр­ды. Ха­тын-кыз­лар ба­тыр егет­ләр өчен шат­лан­ды­лар, ә ир­ләр ярыш­ның неч­кә­лек­лә­ре бе­лән кы­зык­сын­ды­лар.

Үл­чәү тех­ни­ка­сы үзәк ла­бо­ра­то­ри­я­се сле­са­ре Гри­го­рий Де­менть­ев мик­ро­фон­ны алып, ярыш­ның иң кур­кы­ныч миз­ге­ле ту­рын­да кы­зык­сын­ды. Ул: "Ан­тон Ши­ба­лов эки­па­жы бор­тын­да­гы ян­гын ко­ман­да егет­лә­ре кә­е­фен­дә ни­чек ча­гыл­ды", - дип кы­зык­сын­ды. "Мон­дый га­дәт­тән тыш хәл­ләр без­не чы­нык­ты­ра гы­на. Та­тар­стан­да "ба­ры ал­га гы­на" ди­ләр бит. Электр чы­бык­ла­ры, дви­га­тель сис­те­ма­сы ян­ган икән, мо­тор­ны ни­чек ка­бы­зу ту­рын­да уй­лар­га ки­рәк. Ан­тон спут­ник те­ле­фо­ны аша: "Дви­га­тель ка­бын­ды. Хә­рә­кәт­не дә­вам итә ала­быз", - дип шал­ты­рат­ты. Егет­ләр тех­ни­ка­ны яса­ды­лар, ма­ши­на ал­га кит­те. Аның ка­ра­вы без хә­зер ян­ган ма­ши­на бе­лән дә фи­ниш­ка җи­тә ала­ча­гы­быз­ны бел­дек", - ди­де ко­ман­да җи­тәк­че­се Вла­ди­мир Ча­гин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев