Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мавыктыргыч спорт ярышлары көтә

Чаллы халкының күпчелеге спортның кышкы төрләрен ярата. Шимбә, ял көннәрендә "Яр буе" паркында чаңгыда, чанада шуучыларның күп булуы моның ачык дәлиле. Февраль ае спорт чараларына бай. 13ендә 9 сәгать 40 минутта "Яр буе" паркында "Татарстан чаңгы юллары" массакүләм ярышларына старт бирелә. Моның өчен 12 февральгә кадәр "Этюд" шахмат-шашка клубында теркәлергә...

Чаллы халкының күпчелеге спортның кышкы төрләрен ярата. Шимбә, ял көннәрендә "Яр буе" паркында чаңгыда, чанада шуучыларның күп булуы моның ачык дәлиле.

Февраль ае спорт чараларына бай. 13ендә 9 сәгать 40 минутта "Яр буе" паркында "Татарстан чаңгы юллары" массакүләм ярышларына старт бирелә. Моның өчен 12 февральгә кадәр "Этюд" шахмат-шашка клубында теркәлергә кирәк.

Трассаның озынлыгы катнашучыларның әзерлегенә бәйле. Чаңгы шуарга яратучылар 2-3 километрлы дистанциядә үзләрен сыный алалар. Ә професионалларга 3-5 километрлы дистанция тәкъдим ителә. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар, "Триал спорт" кибетенең махсус призлары тапшырыла. Бу көнне Чаллының иң яшь һәм иң өлкән спортчысы да билгеле булачак.

13 февральдә картодромда картинг буенча "КАМАЗ-Автоспорт" кубогына "Кыш-2016" ярышлары уза. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән спортчылар катнашыр дип көтелә. Ә финал ярышларында "КАМАЗ-Мастер" командасы пилотлары да чыгыш ясый.

28 февральдә "Яр буе" паркында традицион ХV Кама чаңгы марафоны уза. Анда Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 60тан артык көчле спортчы катнаша. Алар 20-50 километрлы дистанциядә узышачаклар.

27-28 февральдә ипподромда "Салават Кубогы-2016" автомобиль ярышлары була. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов ярдәме белән 20нче тапкыр үтә торган әлеге мавыктыргыч чара бу юлы да игелек кылу максатыннан уздырала. Взнос акчалары һәм приз фондының бер өлеше, гадәттәгечә, ятимнәр йортына тапшырыла.

Спортчылар "Милли" һәм "Берләшкән" классларда узыша. Былтыр барлыгы 38 кеше катнашкан иде. Быел исә чарага Татарстанның гына түгел, Россиянең дә иң көчле спортчылары җыела", - ди хакимиятнең физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Наталья Безрукова. Ярышлар 27 февральдә 11 сәгать 25 минутта, ә 28 февральдә 9 сәгать 30 минутта башлана.

Кышкы матур ял көннәрне мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздырасыгыз килсә, спорт бәйрәмнәренә рәхим итегез, дуслар!

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев