Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби әнисенең төшенә ничек кергән?

Рамис Загртдиновның һәлак булуына бер ел тулды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләрнең гаиләләренә 2023 елның икенче яртысына «Шәһри Чаллы» газетасы бүләк итте. Газетабыз июль аеннан аларның өйләренә киләчәк. 

Мэр бүләгенә ия булучылар арасында шәһәрдәшебез Дилә Загртдинова да бар. Ул «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятендә сатучы-кассир булып эшләгән. 
Без барган көнне ул зираттан улы яныннан кайткан гына иде. Узган ел аларның гаиләсенә авыр кайгы килде. 10 майда бердәнбер уллары – 34 яшьлек Рамис Загртдинов махсус хәрби операциядә һәлак булды.  Ул үлгәннән соң Батрылык ордены белән бүләкләнде. 

Рамис 1988 елда Чаллыда туа. Кечкенәдән хәрби хезмәткә тартыла, офицер булырга хыяллана. 54нче гимназиядә укый, «Патриот» хәрби-спорт оешмасына да йөри. 2009 елда Казан танк училищесын тәмамлый. Алтай краеның Алейск шәһәрендә 41659нче хәрби частьта хәрби хезмәт үтә. Жуков орденлы, СССР Маршалы К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары хәрби училищесында укып, майор дәрәҗәсенә ирешә. 

Украинада махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып шунда китә. Бер бәрелештә яралана, авыр җәрәхәтләрдән гомере өзелә. Аның әти-әнисе, хатыны, балалары калды. Хатыны Светлана уллары белән Алейск шәһәрендә яши. 

Улын югалту ачысын Дилә ханым бик авыр кичергән. Бу кайгы аның сәламәтлегенә дә зыян китергән. Бердәнбер улын уйлый-уйлый башы гына түгел, аяклары да нык авырта башлаган. Эшкә йөри алмас хәлгә җиткән. Дилә ханым бүгенге көндә инвалидлык буенча пенсиягә яши. 

«Берничә көн элек оныкларым белән киленемне озаттым. Бергәләп улымның елын уздырдык. Рамисның Новосибирскидан, Свердловскидан бергә эшләгән дуслары да кайткан иде. Аллаһка шөкер, киленем белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Көн саен телефоннан берничә тапкыр сөйләшеп торабыз. Улымның малае Тимурга август аенда 5 яшь тула», – дип сөйләде ул нәсел дәвамчысы барлыгы белән горурланып. 

Дилә ханым улы өчен дәүләттән үзенә бирелгән акчаны тулысынча оныгы Тимурга биргән. «Улым Тимур өчен яшәде, аның өчен эшләде. Шуңа күрә хөкүмәт биргән акчаның барысын да оныгыма бирдем», – диде ул.

Дилә ханым шәһәр җитәкчеләренең даими ярдәмен, кайгыртуын тоеп яшәү кайгысын бераз булса да җиңеләйтүен әйтте. «Шәһәр мэры Наил Мәһдиев улым үлгәч тә өебезгә килде. Ярдәм итәчәкләрен әйткән иде. Сүзендә торды, ул һәм башка җитәкчеләр хәлемне сорашып, булышып торалар. Бәйрәм саен бүләкләр бирәләр, рестораннарга чакырып кунак итәләр. Концертларга, төрле чараларга чакыралар. Машина белән килеп алалар, кайтарып куялар. Улымның исемен мәңгеләштерү йөзеннән 54нче гимназия һәм «Патриот» оешмасы урнашкан бина диварына мемориаль такта куелды. Безгә күрсәткән игелекләре өчен Аллаһның рәхмәте яусын үзләренә», – диде ул. 

«Рамисның төшегезгә кергәне бармы?» дигән соравыма: «Бер дә борчылып кергәне юк. Әниемне җитәкчеләр онытмыйлар, ярдәм итеп, хөрмәтләп торалар дип уйлый күрәсең, үземнең һәм туганнарымның төшенә гел елмаеп керә. Үземә ике тапкыр гына керде. Берсендә: «Улым, җылы көннәр җитә, өшемәссең инде», – дигән идем. «Әни, монда җылы, кояшлы бит», – диде. Димәк, улымның урыны җәннәттә, – дип җавап бирде. 

Дилә ханым кичләрен пумала белән һәм чигеп картиналар ясый. Бу шөгыльләре аңа башын ял иттерергә, кайгысын беразга гына булса да онытып торырга булыша. Мэр бүләк иткән «Шәһри Чаллы» газетасы да яралы җаннарны бераз булса да җылытыр дип ышанабыз.

/ Автор фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Өлешечә мобилизация РАМИС Загртдинов