Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Май аенда автокалада социаль ипотека буенча 403 фатир кулланылуга тапшырылачак

Бүген шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев, чаллылыларга социаль ипотекага биреләчәк 63/15 йортын карап йөрде.

403 льготникка исәпләнгән әлеге 10 катлы йортны күтәрү белән "Домкор" компаниясе шөгыльләнә. 
"Быел чират тизрәк бара. Әгәр былтыр без 364 фатир бирә алган булсак, быел бу бер йортта гына да фатирлар саны 400дән артык"
, - диде Наил Мәһдиев."Домкор"ның генераль директоры, Татарстанның Атказанган төзүче Мөнир Гайнуллов хәбәр иткәнчә, әлеге йортны быелның май аенда тапшырырга планлаштыралар. Ул шәһәр мэрына юллар ремонтлау һәм микрорайонда яңа инфраструктура булдыру өстендә алып барылган эшләр өчен рәхмәт белдерде.

 

http://nabchelny.ru/news/35834

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев