Шəhри Чаллы

Май аенда кычыткан ашап калыгыз

Кычыткан бик файдалы үлән. Ул калий, кальций, магний, тимер ише макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)… Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә. К витаминына бай булуы...

Кычыткан бик файдалы үлән. Ул калий, кальций, магний, тимер ише макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)… Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә.

К витаминына бай булуы белән бавырда протромбин дигән матдә барлыкка китереп, канны куерта.
Үләннәрнең һәркайсы үзенчә файдалы, әлбәттә. Тузганакны гына алыйк: ул аппетитны ача, гастритны дәвалый, үт бүленеп чыгуын яхшырта. Азканлылык белән чирләгәндә булыша, нервларны тынычландыра. Халык медицинасында «яшәү эликсиры» дип юкка гына атап йөртмиләр аны.

s7ysJ_kkQ6s

Сипкелле аш

Кычыткан, кузгалак, шпинат, сарымсак кыягын, башлы суганны ваклап турыйбыз. Суганны атланмайда кыздырып алабыз. Шуңа литр ярым шулпа өстибез. Кайнап чыккач, ваклап туралган бәрәңге салып, 10 минут чамасы пешерәбез. Хәзер инде яшел үләннәрне салыйк та, биш минуттан ашны сүн­дереп, блендер белән издерик. Артык вакларга кирәкми! Ашны табынга биргәндә өстенә вак угычтан уылган йомырка сибәбез. Йомырка урынына вак шакмаклап туралган брынза сипсәң дә тәмле була.

Сюрпризлы елгыр

Кычыткан, кыяклы суган, сарымсак тырнакларын ваклап турыйбыз. Эремчекне чәнечке белән изеп, үләннәрне кушабыз, тоз сибәбез һәм яхшылап болгатабыз. Суда йомшак итеп камыр басабыз. Шуны юка гына зур җәем итеп җәябез дә, стакан белән түгәрәкләр­гә кисәбез. Һәр түгәрәк уртасына кычытканлы эремчекне салып, чит-читләрен чеметеп ябыштырабыз. Елгырларны кайнап торган тозлы суда 5-7 минут чамасы пешереп, сөзеп алабыз. Табынга каймак белән бирелә.

Кычытканлы аш

3 литр су, 1 аш тәлинкәсе кычыткан, 1/2 стакан дөге, 1 суган, 2-3 бәрәңге, 1 уылган кишер, яшел тәмләткечләр, тоз. Кыздыру өчен атланмай.

Чистартылган суганны вак итеп турарга һәм уылган кишер белән атланмайда кыздырырга. Юылган кычытканга кайнар су агызып, 3-5 минут тотарга. Суын түгеп, саркытырга һәм вак итеп турарга. Кайнап торган суга шакмаклап туралган бәрәңге, кыздырылган суган белән кишер салырга. Уттан алырга 15 минут кала кычыткан өстәргә, тоз сибәргә һәм кайнап чыгуга дөге салырга. Табынга биргәндә каймак салып, ваклап туралган яшел тәмләткечләр сибәргә.

Кыр салаты

Кычыткан (башта пешекләп алабыз), кузгалак, үги ана яфрагы, тузганак яфрагы, суган кыягы, укропны ваклап, кыяр белән редисны саламлап турыйбыз. Барысын бергә кушып, өстенә соус сибәбез.
Соус өчен:
сөт өстенә тамчылап кына лимон суты тамызабыз, аз гына бал кушып болгатабыз. Соус урынына үсемлек мае да ярый.

Яшел коймак

Яшь кычыткан яфракларын пешеклибез, турыйбыз. 2 йомырка сытып, 3 аш кашыгы сөт белән күпертәбез, бер чеметем тоз сибәбез. Шуңа кычытканны кушып туглыйбыз - артык сыек булырга тиеш түгел. Коймакларны майлы табада «сикертеп» алабыз.

Грузинча соус

Кайнар суда пешекләнгән яшь кычытканны укроп, кыяклы суган, петрушка белән бергә турыйбыз. Әстерхан чикләвеген ваклап, шушы үләннәргә кушабыз, тоз, борыч сибәбез, уылган сарымсак өстибез. Бу соусны ит ризыклары белән бирсәң әйбәт.

Кычытканлы щи

200 әр г кычыткан һәм кузгалак, 3-4 бәрәңге, 1 кишер, 2 шәр суган һәм каты пешкән йомырка, 100 г каймак, 4 аш кашыгы атланмай, 2 аш кашыгы вакланган укроп, тоз, борыч. Кишерне саламлап, суганны вак итеп турарга һәм атланмайда кыздырырга. Кычытканга кайнар су коярга һәм вак итеп турап, 7-8 минут кайнатырга. Бәрәңгене шакмаклап, кузгалакны саламлап турарга.Кайнап чыккан тозлы суга бәрәңгене салып, 10-15 минут кайнатырга. Аннан кишер, суган, кычыткан, кузгалак өстәп, тоз, борыч сибәргә. Табынга биргәндә каймак һәм ваклап туралган йомырка салырга.

Хуш исле май

Иртән ипигә ягып ашар өчен хуш исле май ясап караганыгыз юктыр әле. Бер кисәк атланмайны йомшартабыз. Укроп, петрушка һәм сарымсак кыягын бик вак итеп турыйбыз яки блендерда ваклыйбыз. Бер чеметем тоз сибеп, атланмайны һәм үләннәрне бергә кушабыз.
Башкача да ясарга була: вак итеп туралган яшь кычыткан белән тукранбаш яфракларын (клевер), иттарткычтан чыгарылган керән тамырын, әнис орлыгын һәм йомшарган атланмайны яхшылап болгатабыз. Фольгага төреп, суыткычның туңдыру камерасында саклыйбыз.

http://tatar-today.ru/2016/05/5484/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: