Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Майсыз-шикәрсез калуыбыз бар

Салкын яз һәм чәчүнең озакка сузылуы аркасында быел кайбер төр авыл хуҗалыгы культуралары, бигрәк тә борчак, кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере уңышы нык ким булырга мөмкин. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы докладында шулай дип әйтелгән. Министрлык фаразлары буенча, борчак-кукуруз уңышы былтыргыдан 14 процентка, көнбагыш - 15, шикәр чөгендере 25 процентка азрак...

Салкын яз һәм чәчүнең озакка сузылуы аркасында быел кайбер төр авыл хуҗалыгы культуралары, бигрәк тә борчак, кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере уңышы нык ким булырга мөмкин. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы докладында шулай дип әйтелгән. Министрлык фаразлары буенча, борчак-кукуруз уңышы былтыргыдан 14 процентка, көнбагыш - 15, шикәр чөгендере 25 процентка азрак булачак. Аның каравы, соңгы вакытта күпләп төзелгән яки яңартылган теплицалар, парниклар нәтиҗәсен бирер - яшелчәләр уңарга тиеш дип бәян ителгән әлеге докладта. Сүз уңаеннан. 2017 елның мае егерме беренче гасыр башыннан бирле иң салкын май ае дип танылган. Русиянең Гитрометүзәк мәгълүматлары буенча, үткән айда илдә уртача температура нормадан 2,2 градуска түбән булган. Синоптиклар быелның маендагы рекордлы салкыннарны һәм кырау төшүне арктик суыкларның еш бәреп керүе белән аңлаталар. ///tatyash.ru///

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X