Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырыла

Чаллыга Украинаның Мариуполь шәһәреннән 297 кеше кайтты. 197 кешене «Жемчужина» санаториена һәм 100 кешене «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар.

Күченүчеләрнең 144е – хатын-кызлар, 97се – ир-атлар, 56сы – балалар. 10 кеше исә шәһәрдән китеп барырга да өлгергән. Саратовка, Екатеринбургка китүчеләр бар. Биш кешедән торган гаиләнең Мәскәүгә киткәне мәгълүм. 

Мәҗбүри күчеп кайтучыларның 151е эшкә ярый торган яшьтә. Алар арасында электромонтерлар, монтажниклар, слесарьлар, фармацевтлар, медицина хезмәткәрләре, электросварщиклар, тегүчеләр, поварлар, яшелләндерүчеләр, автокран машинистлары, слесарь-ремонтчылар, сатучылар, автопогрузчик шоферлары, инкассаторлар бар. Шушы көннәрдә алар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырырга планлаштыралар. 

Гөлия Ибатуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев