Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

МЧС кар ишелү куркынычы турында кисәтә

Республика халкыннан балаларны күзәтүсез калдырмаска һәм яр буйларыннан ераграк булырга киңәш итәләр.

Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кар ишелү куркынычы турында кисәтә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Кар күп яуганлыктан, түбәләргә артык көч килеп, алар җимерелергә мөмкин. Шунлыктан объект җитәкчеләренә түбәләрне кардан чистартып торуга игътибар бирергә кирәк”, - дип җиткерәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре тау битләрендә һәм чокырларда кар ишелү куркынычы булуы турында искәртә. Шулай ук кардан барганда сак барырга һәм яр буйларыннан, сөзәк җирләрдән ераграк булырга киңәш ителә.

Моннан тыш, республикада көчле кар яву борчылу тудыра.

“Хәзер күп кенә янгын техникасы узу юллары кар белән капланган. Бу исә янгын чыккан очракта тиз арада барып җитүгә комачаулык тудырырга мөмкин”, - дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Шунлыктан коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләренә һәм әлеге учреждение җитәкчеләренә юлларны кардан чистарту белән шөгыльләнүләре сорала.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/05/178310/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев