Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәһдиев укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары! Укытучылар көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!


Сезнең һөнәри бәйрәмегез күптән инде бөтенхалык статусына ия булды. Моңа катнашы булмаган кеше юктыр. Без барыбыз да мәктәптә, институтларда укыдык. Һәрберебезнең яраткан укытучысы яки педагогы бар, аның образы йөрәктә саклана. Педагоглар, кайда гына эшләсәләр дә, бер нәрсәгә омтыла: үз тәрбияләнүчеләреннән белемле һәм тәртипле кешеләр үстерергә тырыша. Укытучыларның һөнәри җаваплылыгы, аларның сайлаган эшләренә фидакарь бирелүләре һәм балаларга булган мәхәббәтләре нәтиҗәсендә безнең шәһәрдә максатчан укучылар үсә. Актив, креатив һәм амбициоз буларак, алар даими рәвештә олимпиадаларда, фестивальләрдә һәм спорт ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Яр Чаллыда мәгариф өлкәсендә тугыз меңгә якын кеше эшли. Алар – балалар бакчалары һәм мәктәпләр, өстәмә белем бирү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, урта һәм югары уку йортлары хезмәткәрләре. Алар барысы да үзләрен катлаулы, әмма бик мөһим миссия – яшь буынны яраткан шәһәр һәм туган республикабыз язмышы өчен җаваплылык кабул итүгә әзерләүгә багышладылар. Фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен баш иябез!

                                                        Хөрмәтле тәрбиячеләр, укытучылар һәм педагоглар!

 Быелгы ел бөтен мәгариф системасы өчен чын сынау булды. Пандемия белән бәйле рәвештә, гадәти формалар һәм эш алымнарын үзгәртергә туры килде. Дистанцион укуга күчү сезнең өчен дә, укучылар өчен дә җитди имтихан булды. Сез аны бик яхшы тапшырдыгыз! Сез мәктәп укучыларын бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруга, студентларны дипломнарны яклауга әзерли алдыгыз. Моннан тыш, соңгы нәтиҗәләр буенча БДИның соңгы нәтиҗәләре алдагы уку елы күрсәткечләреннән 72%ка артып киткән. Бу Яр Чаллыдагы барлык педагогик җәмәгатьчелегенең югары һөнәри осталыгының ачык дәлиле булып тора. Бернинди яңа таләпләр дә сезгә үз һөнәри бурычыгызны лаеклы үтәргә һәм шәһәребезнең мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле эшләвен дәвам итәргә комачауламас дип ышанам.

Сезнең казанышларыгыз һәм бай һөнәри тәҗрибәгез алга таба да Чаллы һәм Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый иминлеген ныгытуга хезмәт итсен!

Сезгә чын күңелдән эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык, игелек һәм иң изге теләкләр юллыйм!

Бәйрәм белән сезне! Халыкара Укытучылар көне белән!

                                                                                                                         Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                                        Яр Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

2
X