Мәдәният ул күңелдә булырга тиеш
Чаллылылар шәһәребездә мәдәният объектлары аз дип саный. Мондый нәтиҗәгә Россия финанслар университеты үткәргән сораштырудан соң ясалган. Сораштыру барышында барысы 38 шәһәр катнашкан, шулар арасында Чаллы иң соңгы урында. "Бүгенге көндә безнең концерт заллары да, музыка, сәнгать мәктәпләре дә бар.
Шуны әйтәсем килә, мәдәният һәркемнең йөрәгендә, күңелендә булырга тиеш. Кешенең күңеле мәдәни булса, шәһәре дә мәдәни була", - ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Ногманова. Чаллы да мәдәнияттән читтә калмый. Андый программалар соңгы елларда тулы заллар белән үтә. Билетлар 1 ай алдан алып куялар, хәтта җитми дә кала.Белдерүләргә күз салсак, чаллыда көндә нинди дә булса мәдәни чара уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев