Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәдәният йортларының берсе илкүләм проект, ә икенчесе республика программасы буенча төзелгән

Кукмара районының Иске Юмья һәм Югары Шәмәрдән авылларында яңа клублар ачылды

Кукмара районының Иске Юмья һәм Югары Шәмәрдән авылларында яңа клублар ачылды. Мәдәният йортларының берсе илкүләм проект, ә икенчесе республика программасы буенча төзелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм тантаналарына килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, якынлашып килүче Яңа еллар белән котлап үзенең изге теләкләрен ирештерде.

Иске Юмья авылы клубы «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән. Аның мәйданы 412,7 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Төзелеш 20 миллион сумнан артыкка төшкән. Бер катлы бина 200 урынга исәпләнгән, анда китапханә, уен бүлмәсе, административ бүлмәләр бар.

Югары Шәмәрдән авылы клубы да әллә каян балкып күренеп тора. 50 урынга исәпләнгән әлеге мәдәният учагы исә «Авыл клублары» республика программасы кысаларында сафка баскан. Төзелеш өчен 10 миллион сумнан артык акча тотылган.

Ике мәдәният йортын да Азат Нәбиев җитәкчелегендәге «Домострой» оешмасы хезмәткәрләре башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев