Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Медицина иминияте фонды: Табибларны көтү 14 көннән артмаска тиеш

Тар белгечлек табибына кабул итүне көтү вакыты 14 көннән артмаска тиеш.

Участок терапевты, педиатр һәм гомуми практика табибына кабул итүне көтү вакыты 24 сәгатьтән, ә тар белгечлек табибын көтү 14 көннән артмаска тиеш. Бу хакта медицина ярдәме күрсәтүдә дәүләт гарантиясе программасына сылтама белән Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды рәисе Наталья Стадченко әйтте. Бу турыда “Российская газета” яза.

Онкология авырулары булмаганда, планлы госпитализацияне көтү иң күбе 30 көнне тәшкил итә, диде ул. Яман шеш очракларында бу вакыт 14 көнгә кыскара.

Онкология белән бәйле тикшеренүләрне көтү дә 14 көннән артмаска тиеш. Ә компьютер һәм магнит-резонанс томографиясе тикшерүләрен көтү иң күбе 30 көн булырга мөмкин.

 

“Ашыгыч медицина ярдәме бригадасының килү вакыты – чакырганнан соң 20 минуттан артык булмаска тиеш”, - диде Стадченко.

Әгәр медицина оешмасы озаграк көтәргә кирәклеген әйтә икән, ул пациентның медицина ярдәме алу хокукларын боза. Аңа мәҗбүри медицина иминияте полисы биргән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Оешма 14 көн эчендә тар белгечлек табибы кабул итүен оештырырга тиеш булачак, диде федераль фонд рәисе.

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/meditsina-iminiyate-fondy-tabiblarny-kt-14-knnn-artmaska-tiesh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев