Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«МедХан»га ышаныч зур

Бирегә шәһәребездән генә түгел, ә башка җирлекләрдән дә килеп сихәтләнеп китәләр. Сүзем шәһәребездә эшләп килүче «МедХан» клиникасы хакында.

Дәвалау үзәге нәрсәсе белән пациентларны үзенә җәлеп итә икән соң?! Бу хакта без бүген дәвалау үзәгенең директоры Тюльпан Тимергалиевна белән әңгәмә кордык.


–Тюльпан ханым, исемегез дә бик матур, клиникагызга да тел-теш тидерерлек түгел. Тәҗрибәле белгечләр, заманча җиһазлар, югары сыйфатлы медицина ярдәме – боларның барысы да сезнең хакта. Шулай да, газета укучыларыбызның клиникагыз хакында тагын да күбрәк беләсе киләдер. «МедХан» белән якыннанрак таныштырып китегез әле.
– Сәламәтлек саклау өлкәсендә инде без бик күптәннән хезмәт куябыз. Башта шәһәр хастаханәләрендә эшләп саллы гына тәҗрибә тупладык, ә инде 2018 елдан, пациентларыбызның теләк-тәкъдимнәрен дә исәпкә алып, әлеге үзәкне ачып җибәрдек.  Бүгенге көндә без дистәдән артык медицина юнәлеше буенча югары сыйфатлы табиб ярдәме күрсәтәбез. Урология, Андрология, Гинекология, Проктология, Дерматовенерология, Косметология, Кан тамырлары хирургиясе, Неврология, Эндокринология, Терапия, Онкология, Маммология, Онкоурология – әнә шулар. Шулай ук бездә УЗИ, процедура бүлмәләре, лаборатория дә эшли. Барлык төр анализлар да тапшырырга була.
– Без югары технологияләр заманында яшибез. Алар кемнеңдер көнкүрешен җиңеләйтсә, медицина белгечләренә исә кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә. Мәгълүм булганча, сез дә эшегездә заманча дәвалау аппаратлары кулланасыз.
– Хактан да, бүгенге көн медицинасын югары технологияләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Алар безнең эшебезне җайлаштырып кына калмый, ә югары төгәллек белән диагноз куярга һәм вакытында тиешле дәвалау ысулын билгеләргә ярдәм итә. Бездә гинекология, урология авыруларын иртә стадиядә ачыклый алучы УЗИ аппаратлары да, ультратавыш һәм лазер ярдәмендә дәвалау мөмкинлеге бирүче җайланмалар да бар. Аларны без җенес бизе аденомасы, сидек юлы каналы, простатит һ.б авыруларны дәвалаганда даими кулланабыз. Шулай ук кан тамырлары доплерографиясе, цистоскопия, кальпоскопия, урофлоуметрия процедуралары үткәрү өчен дә  мөмкинлекләребез бар. Хәзер без малоинвазив дәвалау ысулларын да актив куллана башладык. Ул катлаулы операцияләр үткәрми, ягъни пычак астына ятмый, тиз арада уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә. Авыру да әлеге процедурадан соң озаклап хастаханәдә ятмый, ә шул ук көнне өенә кайтып китә ала. Бу исә пациентларның дәвалауга киткән чыгымнарын да киметә. Әлеге юнәлеш буенча без Ижау каласындагы коллегаларыбыз белән дә тыгыз хезмәттәшлек алып бара башладык.
– Ишеткәнебезчә, сез әле шушы арада гына Чек-ап диагностика ысулын да кертеп җибәрдегез.
– Әйе, ул үзенә күрә бер диспансеризациягә охшаш процедура. Аны яшенә, җенесенә карамый һәркем үтә ала. Бу чара авыруларны вакытыннан алда кисәтү мөмкинлеген бирә. Чек-ап барышында табиб кешенең организм үзенчәлекләрен ачыклый, анализларын өйрәнә, авырулары азып китмәсен өчен төгәл киңәшләрен бирә. Һәм боларның барысы да бер урында башкарыла. Көне-төне, төрле белгечләр янына йөреп, азапланасы  юк.  Арабызда үз белдеклелеге белән тикшеренү үтеп йөрүчеләр дә шактый бит. Андыйлар вакытын да, акчасын да җилгә генә очыра.
– Нинди генә уңайлыклар, заманча җиһазлар булмасын, аларны иярли алырлык белгечләр булмаса – файдасы өч тиен. Коллективыгыз хакында да берничә сүз. Белгәнебезчә, сездә бик тә тәҗрибәле белгечләр хезмәт куя.
– Коллективыбыз тәҗрибәле табиблардан тора. Баш табибыбыз – Хан Умар Хаят. Шәһәребезнең 7 нче хастаханәсендә, Чаллыдагы Эчке эшләр министрлыгы госпиталендә лаеклы хезмәт куйды. Белгечлеге буенча – хирург. Урология, медицина эшен оештыру буенча да өстәмә белемнәре бар. Даими рәвештә ул төрле ил һәм дөньякүләм медицина чараларында катнашып белем өстәп тора. Шулай ук бездә медицина фәннәре кандидаты, Суданнан килгән югары класслы белгеч, торакаль хирург Хусейн Хусамелдин Сөләйман да хезмәт куя. Баш табиб урынбасары Вәлиуллин Дамир Хамзаевич та бары мактау сүзләренә лаек. Өлкән шәфкать туташы, баш администратор Гәрәева Тәнзилә Илсуровна да алыштыргысыз уң кулыбыз һәм таянычыбыз. Кыскасы, кайсы гына табибны алма – аларның һәркайсы үз эшен югары дәрәҗәдә башкара. Моннан тыш, әле без чит ил табиблары белән дә хезмәттәшлек итәбез. Бу гына да түгел, медицина туризмы дигән хезмәт тә күрсәтәбез. Кемнеңдер бит башка җирлеккә барып та дәвалану теләге булырга мөмкин. Андый пациентларны без илебезнең яки дөньяның теләсә кайсы почмагына, теләгән табибына, барлык кирәкле документларын туплап, әзерләп җибәрә алабыз.


– Тюльпан ханым, нинди генә хезмәт күрсәтелмәсен аңа бәяне нәтиҗәсенә карап бәя бирәләр. Пациентларыгыз сезнең медицина ярдәменнән канәгатьме?
– Шөкер, шелтә сүзләр ишеткән юк. Безгә дә дәваланырга төрле җирлекләрдән киләләр. Мисал өчен, әле сентябрь аенда гына Гарәп Әмирлекләреннән бер пациентны кабул иттек. Аның аягын ампутацияләү мәсьәләсе тора иде. Табибларыбыз аңа өч атна дәвамында медицина процедуралары үткәрде. Һәм, нәтиҗәдә, ул тулысынча савыгып, үз аякларында өенә кайтып китте. Шулай ук илебездә үткән футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында да безгә Казаннан Пакистан җанатарлары килде. Казахстан һәм Төркиядән дә пациентлар булды. Алар да савыгып, бездән бик канәгать калып, туган якларына юл тотты. Үзебезнең шәһәрдәшләребез хакында әйтеп тә торасы юк инде. Социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызда алар даими рәвештә рәхмәт сүзләре ирештереп торалар.
– Тюльпан ханым, беренче карашка эшегездә бар да ал да гөл кебек. Тик шулай да күңелегезне тырнап торган яки башкалар белән уртаклашасы килгән уй-фикерләрегез дә бардыр.
– Иң элек шәһәрдәшләребезгә үзегезне саклагыз, авыруларны алдан кисәтү чарасын күрегез дип әйтәсе килә. Чөнки бүгенге көндә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Шулай ук югары даирә җитәкчеләргә дә ирештерәсе килгән теләк-тәкъдимнәребез бар. Чөнки без халыкның иминлеген, көнкүрешен кайгырту кебек уртак эш башкарабыз.  Бүгенге көндә медицинага игътибарны көчәйтәсе иде. Авырулар күп, аларга вакытында тиешле медицина ярдәме кирәк. Булган хастаханәләр генә әлеге мәсьәләне хәл итеп бетерә алмый. Шәһәребездә ниндидер бер зур, югары технологияләрне, тәҗрибәле белгечләрне туплаган медицина мәйданчыгы булдырасы иде. Бу бит үзенә күрә бер инвестиция дә, казнага өстәмә керемнәр дә дигән сүз. Шулай ук медицина туризмын үстерү өчен дә кулай җирлек. Без исә, үз чиратыбызда, кадрлар белән, киңәш-тәкъдимнәребез белән ярдәм күрсәтергә әзер.
– Бүгенге көндә сезнең белән ничек элемтәгә керергә була. Үзәгегез кайда урнашкан?
– Безнең адрес:  Мәскәү проспекты, 52/20а бинасы. Табибларыбызга http://medkhan.ru/ сайты яки 8 (8552) 45-02-03, 8-939-332-53-66 телефон номерлары аша язылырга мөмкин. Үзәк дүшәмбе-җомга көннәрендә иртәнге 8-20:00гә, шимбә – 8-18:00гә кадәр эшли.

 

Әңгәмәдәш – Илшат Солтанов
Сәламәтлек өчен зарары булырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшү зарур.
Лицензия №ЛО-16-01-007540

(Реклама хокукларында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек