Шəhри Чаллы

Медведева Гран-при финалыннан төшеп калды

Русия фигуристы Франциядә бары тик дүртенче урын алды.

24 ноябрьдә узган фигуралы шуу буенча ярышта Евгения Медведева карьерасында беренче тапкыр Гран-при финалына үтә алмады. Ул Канада этабында — өченче, ә Франциядә дүртенче урын алды.
Быел май аенда Медведева Русиядәге тренеры Тутберидзе командасыннан канада белгече Брайн Орсерга киткән иде. Ул моны яңа үсешкә омтылуы, яңа эш күрсәтергә теләве белән аңлата.
6-9 декабрьдә Ванкуверда узачак Ган-при финалында ялгыз шууда Алинә Заһитова һәм Александра Трусова Русия данын яклаячак

 

https://kiziltan.ru/sport/16218-medvedeva-gran-pri-finalynnan-tshep-kaldy.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: