«Медвежиий угол» кафесы ябылды
Яңалыклар тасмасы

«Медвежиий угол» кафесы ябылды

Сәбәбе нидә?

Тукай районы прокуратурасы профильле ведомстволар белән бергә «Медвежий угол» кафесында тикшерү үткәрде. Нәтиҗәдә бик күп кагыйдәләр бозылуы ачыкланды. 

Мәсәлән, азык-төлек температура режимы сакланмаган урында сакланган. Хәтта хезмәткәрләргә кул юу урыны да булмаган.

Кафе хуҗаларына барлык кимчелекләрне бетерергә кушылган. Административ эш ачу мәсьәләсе карала. 


прокуратура рт кафе санитар нормалар бозылган

Нет комментариев