Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр мобилизацияләнгәннәрнең гозерен игътибарсыз калдырмаска чакырды

«Мин 100 мең сум акчамны күчердем. Сезне дә игелекле эшкә кушылырга чакырам», - диде ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутатларына Лисичанскта күргәннәрен сөйләде. «Анда бер предприятие дә эшләми. Халык бик авыр шартларда көн күрә. Аларга да, хәрбиләргә дә ярдәм кирәк. Хәрбиләр өчен – квадрокоптерлар, УАЗ машиналары һәм башка кирәк-яраклар, балалар өчен төрле финанс ярдәм – бюджет акчасыннан түгел, фонд хисабыннан күрсәтелә. Бу фондны тулыландырып торырга кирәк. Мин 100 мең сум акчамны күчердем. Сезне дә игелекле эшкә кушылырга чакырам»,  -диде ул.

Чаллы егетләре хәрби бурычларын үти. Аларның күбесе алгы сызыкта, махсус хәрби операциядә. «Безнең бурыч – булышу. Фондны тулыландыру. Фонд акчасына махсус җиһазланган өч УАЗ машинасы озаттык. Танылган табиб Зотовның улы (аның туганы Денис Дудкин Лугансктан командировкадан кайтты. – З.Г) рәхмәт әйтеп видеоязма җибәрде. Машина ярланган солдатларны, җиһаз, инвентарьләрне ташырга кирәк. 

Разведка башлыгы техник чаралар сораган иде. Фондтан 10 млн сум акча бирдек. Кирәк әйберләрен алганнар. Солдатлар моның өчен дә рәхмәтле. Без хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәчәкбез. Сезне хәрбиләрнең гаиләләре һәм үзләренең  мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмаска чакырам», – дип искәртте мэр.

фото: https://chelny-biz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция