Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэрның матбугат хезмәте җитәкчесе гаиләсендә бәхетсезлек

Аның бертуган абыйсы Ренат ике ел җитди чир – глиобластома белән көрәшә. Җырчы Жанна Фриске белән актрисса Анастасия Заворотнюкка да шундый ук диагноз куелган иде.

Чаллы мэрының матбугат хезмәте җитәкчсе  Римма Мөхәммәтҗанова социаль челтәрләрдә халыктан ярдәм сорады. Аның бертуган абыйсы Ренат ике ел җитди чир – глиобластома белән көрәшә. Җырчы Жанна Фриске белән актрисса Анастасия  Заворотнюкка да шундый ук диагноз куелган иде. 

37 яшьлек Ренат гаиләсе белән Чаллыда яши. Аның 3 яшьлек улы бар. Белеме буенча архитектор. 
Җитди чир белән авырармын дип ул башына да китермәгән. Башта эшкә кереп китә алмаган, аннары муены борылмаган... Муен остеохондрозы дип уйлаганнар. Әмма хәле яхшырмаган, бик каты башы авырта башлаган. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә МРТ ясап, җитди диагноз куйганнар. 

Ренат Казанда һәм Мәскәүдә ике операция кичергән. Мәскәүгә барып Н.Петров исемендәге онкология үзәгендә экспериминталь (үз каныннан) вакцина ясаткан. 

Күптән түгел ул инсульт та кичергән. Хәзер ул инвалидлык рәсмиләштергән. Хатыны исә ирен һәм баласын карау сәбәпле, эшли алмый. Гаиләгә акча җитми, чөнки медикаментларның бәясе бик кыйммәт. Акча даруларга, витаминнарга, тернәкләндерү препаратларына даими кирәк. 

Бәхетсезлек килгән гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр, мөмкинлекләреннән чыгып акчаны Ренат Равилевич Мөхәмәтҗановның картасына: 2200 7001 3710 1936 (Тинкофф) яисә хатыны Юлия Игоревна М. 4276 6200 2155 4971 (Сбербанк) картасына күчерә алалар. 
Мөмкинлектән чыгып, ярдәм итик, дуслар. Мондый чирдән барыбызны да Аллаһ сакласын!

фотолар социаль челтәрләрдән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига ярдәм кирәк