Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәет белән... никахка кергән

Уфада суд 51 яшьлек хатынга карата җинаять эшен караган.

Әлеге хатын 2017 елның көзендә бәясе 2 миллион сумнан артык булган фатир барлыгы һәм аның хуҗасы инде бер ел элек мәрхүм булганлыгы хакында белеп кала. Үлгән ир аңа бөтенләй таныш булмый. 
Хатын фатирны ничек тә кулына төшерү нияте белән хәйләкәрлеккә бара. Ир белән никах теркәлү турындагы фиктив таныклык сатып ала һәм, фатир юллап, судка мөрәҗәгать итә. Ләкин анда  документның ялган булуын тиз ачыклыйлар. 
Суд  хатынны 3 ел сынау срогы белән 4 ел һәм 2 айга шартлы рәвештә иркеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/m-et-bel-n-nikakhka-kerg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев