Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Металл конструкция җитештерү оешмасы "Яр Чаллы" өстенлекле территориясендә резидент булды

Татарстан Инвестиция советы һәм өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе Чаллы, Түбән Кама һәм Чистайда биш проектны хуплады.

“МетЛайн” металл конструкцияләр җитештерү компаниясе һәм джем җитештерү проектын тәкъдим иткән “Дарлетто” компаниясе "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенең яңа резиденты булды.  Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
Бүген Татарстан Премьер-министр Алексей Песошин Татарстан Инвестиция советы һәм “Чаллы”, “Түбән Кама” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешү гаризаларын карау комиссиясе утырышында катнашты.
Чистайда “Цзинь Фэн” кытай компаниясе дуңгыз ите эшкәртү цехы, “Уңыш технологиясе” теплица комплексы төзергә планлаштыра.
“Оргнефтехим-Строй” торба чыгару предприятиесе үз проектын Түбән Камада тормышка ашырырга җыена.
Биш проект та Татарстан Инвестиция советы һәм өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе әгъзалары тарафыннан хуплау тапты, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/27/177947/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев