Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөфти герой очучы Дамир Йосыповны бүләкләячәк

Русия мөселманнары Диния нәзарәте Жуковский янындагы басуга авария хәлендәге самолетны төшереп утырткан милләттәшебез Дамир Йосыповны Русия мөфтиләр шурасының “Казанышлар өчен” медале белән бүләкләячәк.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте Жуковский янындагы басуга авария хәлендәге самолетны төшереп утырткан милләттәшебез Дамир Йосыповны Русия мөфтиләр шурасының “Казанышлар өчен” медале белән бүләкләячәк.

Бу хакта Русия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
“Русия мөфтиләр шурасы президиумы һәм Русия мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзалары тәкъдиме буенча нәзарәт рәисе шәех Равил Гайнетдин һава судносы командиры Дамир Йосыповны үзен геройларча күрсәткәне өчен Русия мөфтиләр шурасының “Казанышлар өчен” медале белән бүләкләячәк”, - диелгән хәбәрдә.

Дамир Йосыпов Мәскәү янындагы Жуковский басуына авария хәлендәге самолетны һәлакәтсез төшереп утыртты. Шулай итеп, "A-321" бортындагы 226 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасының гомере саклап калынды, дип яза “Татар-информ”.

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/m-fti-geroy-ochuchy-damir-yosypovny-b-l-kl-yach-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев