Шəhри Чаллы

Республика бәйгесендә җиңүче

Мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов "Муниципаль идарә өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре" республика бәйгесендә җиңүче булды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәрова "Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек" номинациясендә рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу көнне Сара Садыйкова исемендәге концерт залында тантаналы кичә булды. Муниципаль хезмәткәрләр хөрмәтенә җырлар яңгырады, биюләр башкарылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: