Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәгариф һәм фән министрлыгы студентларны мәҗбүри вакцинацияләүне таләп итми

Бу турыда ведомство башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте.

Россиядә студентларны мәҗбүри вакцинацияләү юк. Мондый хәбәрне РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Валерий Фальков җиткерде.
"Барлык студентларны, шул исәптән чит ил кешеләрен мәҗбүри вакцинацияләү таләпләре юк. Әмма мәҗбүри медицина иминияте полисы булган чит ил студентлары теләгән очракта вакцина алырга мөмкин. Үз исәбенә прививка ясый алалар", - дип министрның сүзләрен китерә "РИА Новости".
Фальков хәбәр иткәнчә, тиешле рекомендация мәгариф оешмаларына бирелгән.
Элегрәк Россиянең баш санитария табибы Анна Попова белдергәнчә, студентлар өчен коронавирустан вакцинация мәҗбүри түгел, әмма уку елы башланыр алдыннан прививка ясау дөрес карар булачак, дигән фикер әйткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка короновирус