Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәгариф һәм фән министры "Шаян" балалар бакчасына 100 меңлек сертификат бирде

Мәләкәс микрорайонында яңа балалар бакчасы ачылды

 

Бүген  Чаллыда катнаш типтагы 128 нче «Шаян» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Мәләкәс микрорайонында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Балалар бакчасы «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелде. Мәктәпкәчә учреждениене төзү белән Илнар Гайсин җитәкчелегендә «Евростиль» компаниясе шөгыльләнә. Объектның бәясе – 227,31 млн сум.

 

Наил Мәһдиев Татарстан президентына мәктәпкәчә учреждениеләр төзелешенә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде: «Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләре җиткерәм. Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, объектны төзү туктатылмаган. Төзүчеләргә дә зур рәхмәт. Бу 1 сентябрьгә яхшы бүләк, сезгә, хөрмәтле чаллылылар. Йорт янәшәсендә балалар бакчасы булу бәхет. Бу балачак йортында һәрвакыт күңелле балалар авазы яңгырасын!» - диде мэр.

 

Чыганак: nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев