Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәмәгать эшчәнлеге өлкәсендә мэрның исемле стипендиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2020/2021 уку елы йомгаклары буенча җәмәгать эшчәнлеге өлкәсендә шәһәр мэрының исемле стипендиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итү дәвам итә.

Яр Чаллыда яшьләрнең потенциалын һәрьяклап гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенә ярдәм итү максатларында ел саен 20 мэрның исемле стипендиясе тапшырыла. Стипендияне балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм активистлары иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге уңышлары өчен ала.
Стипендия күләме 24 000 сум тәшкил итә.
Комиссия сайлап алуны 15 октябрьдән дә соңга калмыйча бирелә торган документлар нигезендә башкара: Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы исеменә кандидаттан ирекле рәвештә гариза; иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә кандидат тарафыннан ирешелгән нәтиҗәләр турында мәгълүмат; уку елында тупланган дипломнар, грамоталар күчермәләре; Белем бирү учреждениеләре директорлары советы үтенечнамәләре һәм кандидатның узган уку елында өлгереше турында мәгълүматлар.
Документларны 2021 елның 15 октябренә кадәр шәһәр мэриясенең 272 кабинетына тапшырырга кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 30-56-68, 30-56-58.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс