Шəhри Чаллы

Җәмгыятебез савыктыруга мохтаҗ

Ришвәтчелеккә каршы илкүләм көрәш көннән-көн катгыйлана. Монысы аңлашыла да: соңгы елларда ришвәт алу һәм бирү гадәти күренешкә әйләнде. Хәтта дәүләт яклавында булган хезмәтләрне дә "акча төртеп" алырга өйрәндек. Зур предприятие җитәкчеләре, эре эшмәкәрләр дәрәҗәсендә бу миллионнар, миллиардлар белән исәпләнә. Җәмгыятебез кичектергесез савыктыруга мохтаҗ. Ә гади гражданнарга, иң беренче чиратта, үз...

Ришвәтчелеккә каршы илкүләм көрәш көннән-көн катгыйлана. Монысы аңлашыла да: соңгы елларда ришвәт алу һәм бирү гадәти күренешкә әйләнде. Хәтта дәүләт яклавында булган хезмәтләрне дә "акча төртеп" алырга өйрәндек. Зур предприятие җитәкчеләре, эре эшмәкәрләр дәрәҗәсендә бу миллионнар, миллиардлар белән исәпләнә. Җәмгыятебез кичектергесез савыктыруга мохтаҗ. Ә гади гражданнарга, иң беренче чиратта, үз хокукларын аңлатуга, ришвәтчелектән яклауга юнәлтелгән акыллы юридик ярдәм кирәк.

Бу уңайдан, 7-9 декабрьдә Татарстан Республикасының Адвокатлар палатасы консультация пунктлары оештыра. Төп максат: Россия Федерациясенең ришвәтчелеккә каршы чараларны контрольдә тотуга юнәлтелгән законын халыкка аңлату, тиешле мәгълүматлар белән тәэмин итү, бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштыру. ТР Адвокатлар палатасы белгече Айнур Тәлгать улы Әхмәдиев әйтүенчә, гражданнарны кызыксындырган сорауларга тәҗрибәле юристлар җавап бирәчәк. Темалар чикләнмәгән, башка хокукый проблемалар, гаилә низаглары буенча да киңәш алырга була.

Халыкны кабул итү Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең филиаллары базасында һәм адвокатлар берәмлекләрендә оештырыла. Безнең Чаллыда әлеге филиаллар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

ТР адвокатлар коллегиясенең 1нче филиалы - Сөембикә проспекты, 43/16 йортында. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: (8552) 52-43-30;

ТР адвокатлар коллегиясенең 2нче филиалы - Батенчук урамы, 7 (8/18) йортның 41, 42, 43нче фатирларында. Телефоннар: (8552) 71-55-34, 70-20-90;

ТР адвокатлар коллегиясенең тагын бер филиалы - "Яр Чаллы шәһәре адвокатлар консультациясе" Тынычлык прооспектының 7/20 йортында, "Сити-Лайн" үзәге офисында урнашкан. Кызыксындырган сорауларны (8552) 74-73-35, 74-72-25 телефоннары аша бирергә мөмкин.

Ә халыкта сораулар, чыннан да, күп җыелды. Аларның ни дәрәҗәдә дөрес һәм югары хокукый дәрәҗәдә хәл ителүе юстиция органнарында эшләүче белгечләребезнең югары әзерлекле, тәҗрибәле булуыннан гына түгел, иң беренче чиратта, намус пакьлегеннән тора. Ришвәтчелеккә каршы көрәштә бу - иң мөһим алшартларның берсе. Соңгы елларда Россия, республикабыз хөкүмәте дәрәҗәсендә беренче кыю карарлар кабул ителүенә дә куаныргадыр. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша дәүләт кесәсеннән миллиардлаган суммалар урлап тотылган зур предприятие, холдинглар башлыкларын җинаять җаваплылыгына тарту хакында әледән-әле ишетеп-укып торабыз. Шул ук вакытта ил казнасыннан чит илгә "агып торучы" исәпсез-сансыз капиталлар турында да хәбәрдар без. Халыкның теләге бер: яшәешебезне, чын мәгънәсендә, яклаулы итүгә, дәүләт даирәләрен ришвәтчелек шаукымыннан арындыруга юнәлтелгән чаралар бер атналык юридик консультацияләр белән генә чикләнмәсен иде. Беренче кыю адымнарның нәтиҗәле дәвамын көтә халык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: