Шəhри Чаллы

Мәхәббәтне җилкән итеп

­Соң­гы ел­лар­да 8 июль Рос­си­я­дә мә­хәб­бәт, га­и­лә һәм туг­ры­лык кө­не бу­ла­рак бил­ге­ләп үте­лә баш­ла­ды. Бу көн­не Мәс­кәү­дә, Ка­зан­да, Чал­лы­да үр­нәк га­и­лә­ләр­не тәб­рик­ли­ләр. Алар хөр­мә­те­нә төр­ле ча­ра­лар үт­кә­ре­лә. Га­дәт­тә ан­дый ча­ра­лар­га дан­лык­лы спорт­чы­лар, ар­тист­лар га­и­лә­лә­ре күб­рәк ча­кы­ры­ла. Ә мә­хәб­бәт­не, туг­ры­лык­ны, са­быр­лык­ны җил­кән итеп, ма­тур го­мер ки­чер­гән га­и­лә­ләр кү­лә­гә­дә ка­ла ке­бек. Бү­ген...

­Соң­гы ел­лар­да 8 июль Рос­си­я­дә мә­хәб­бәт, га­и­лә һәм туг­ры­лык кө­не бу­ла­рак бил­ге­ләп үте­лә баш­ла­ды. Бу көн­не Мәс­кәү­дә, Ка­зан­да, Чал­лы­да үр­нәк га­и­лә­ләр­не тәб­рик­ли­ләр. Алар хөр­мә­те­нә төр­ле ча­ра­лар үт­кә­ре­лә. Га­дәт­тә ан­дый ча­ра­лар­га дан­лык­лы спорт­чы­лар, ар­тист­лар га­и­лә­лә­ре күб­рәк ча­кы­ры­ла. Ә мә­хәб­бәт­не, туг­ры­лык­ны, са­быр­лык­ны җил­кән итеп, ма­тур го­мер ки­чер­гән га­и­лә­ләр кү­лә­гә­дә ка­ла ке­бек.

Бү­ген га­зе­та уку­чы­лар­быз­ны Чал­лы­ның шун­дый күр­кәм га­и­лә­ләр­нең бер­се бе­лән та­ныш­ты­рыр­га бул­дык. Ул - Ра­дик һәм Мәрь­ям Га­лиул­лин­нар га­и­лә­се.

Бу га­и­лә бе­рен­че ка­раш­ка га­дә­ти га­и­лә ке­бек то­е­ла. Лә­кин Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­ның та­тар фи­лолл­ги­я­се ка­фед­ра­сы мө­ди­ре, га­и­лә баш­лы­гы Ра­дик Га­лиул­лин бе­лән сөй­ләш­кәч, алар­ның бер-бер­сен хөр­мәт итеп, ки­ңә­шеп яшәү­лә­ре­нә сок­ла­на­сың.

Ра­дик Чал­лы­да ту­ып-үс­кән егет. Әни­се Сә­рия Нә­биул­ла кы­зы аны бе­рү­зе үс­тер­сә дә, бер­дән­бер улын­да ир­ләр­гә хас ма­тур сый­фат­лар тәр­би­я­ли ал­ган. Әни­се эзен­нән ки­теп, бү­ген­ге көн­дә укы­ту­чы бу­лып эш­ләү­че улы шу­ның өчен аңа һәр­да­им рәх­мәт укый. Шә­һәр­дә үс­сә дә, Ра­дик та­тар те­лен, мә­дә­ни­я­те­без­не хөр­мәт итә. Шу­ңа­дыр да го­ме­рен та­тар те­ле­нә, фә­не­нә, мә­дә­ни­я­те­нә ба­гыш­лар­га бул­ган.

Ур­та мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач та, Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­ы­ның фи­ло­ло­гия фа­куль­те­тын тә­мам­ла­ган, ан­на­ры КФУ­да ас­пир­тан­ту­ра­да бе­лем ал­ган. Эш­кә ту­ган шә­һә­ре Чал­лы­га кайт­кан. Бү­ген ул Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­ның фи­ло­ло­гия ка­фед­ра­сы мө­ди­ре. Әле­ге уку йор­ты­ның дә­рә­җә­ле, хөр­мәт­ле укы­ту­чы­ла­ры­ның бер­се. Ра­дик Ра­мил улы Чал­лы­ның мәр­тә­бә­ле юга­ры уку йор­тын­да сту­дент­лар­га ана те­ле­без­гә мә­хәб­бәт тәр­би­я­ләү­гә үзен­нән өлеш кер­тә алу­ы­на го­рур­ла­нып яши. Алия Кор­ба­но­ва­ның дөнь­я­кү­ләм та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты олим­пи­а­да­сын­да җи­ңүе үзе ге­нә ни то­ра!

Бак­саң, аның ха­ты­ны Мәрь­ям дә Ра­дик­ны­кы ке­бек тор­мыш юлы үт­кән икән. Әл­мәт ра­йо­ны­ның Ис­ке Аб­дул авы­лы кы­зы Ала­бу­га дәү­ләт пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­ты­ның та­тар те­ле, әдә­би­я­ты, тө­рек те­ле бү­ле­ген, ан­на­ры ас­пи­ран­ту­ра тә­мам­ла­ган. Лә­кин алар бе­лем ал­ган­да тү­гел, ә дус­ла­ры­ның ту­ен­да оч­раш­кан­нар.

- Ил­шат, Ләй­сән, мин бер груп­па­да укы­ган идек. Ләй­сән бе­лән Ил­шат дус­ла­шып йө­реп, га­и­лә ко­рыр­га бул­ды­лар. Мин туй­да Ил­шат­ның ша­һи­ты идем. Ләй­сән Мәрь­ям­ны ча­кыр­ган. Шун­да та­ны­шып, дус­лаш­тык. 3 ел дус бу­лып йөр­дек тә өй­лә­неш­тек, - ди Ра­дик Ра­мил улы. - Ал­лаһ­ка шө­кер, бу ка­рар­быз­га үкен­ми­чә го­мер итә­без.

Га­дәт­тә ма­лай­лар үс­тер­гән ана­лар, ул­ла­рын өй­лән­дер­гән­дә га­зизлә­рен чит ке­ше бе­лән бү­ле­шер­гә те­лә­ми­ләр, алар­ның өй­лә­нү­ен бик авыр ки­че­рә­ләр. "Ал­лаһ­ка шө­кер, әни­ем ми­не бреү­зе үс­тер­сә дә, без­дә ан­дый хәл бул­ма­ды. Әни мо­ңа әзер­лән­де. Һәр­ва­кыт ми­нем ки­ңәш­чем һәм те­рә­гем бул­ды. Хә­зер ул Мәрь­ям бе­лән ике­без­нең та­я­ны­чы һәм те­рә­ге. Без аңа ике­без дә рәх­мәт­ле­без. Ул тор­мыш­быз­га кы­сыл­мый, акыл­лы ки­ңәш­лә­ре, ма­тур га­мәл­лә­ре бе­лән яр­дәм итеп то­ра. Сөй­лә­шү­ләр­дә кар­шы­лык­лы фи­кер­ләр ки­леп чык­са, ул һәр­ва­кыт Мәрь­ям бе­лән фи­кер­дәш. Мин мо­ңа сө­е­нәм ге­нә", - ди Ра­дик.

Ра­дик бе­лән Мәрь­ям га­и­лә­сен­дә өч кыз үсә. Алар­га Зөһ­рә, Нә­зи­фә, Зәй­нәп исем­нә­ре куш­кан­нар. "Ба­ла­ла­ры­быз­га сөй­гә­нем бе­лән ки­ле­шеп мө­сел­ман исем­нә­ре бир­дек. Ал­ла­га шө­кер, ма­тур гы­на үсеп ки­лә­ләр. Төп­че­ге­без Зәй­нәп­кә дә бер яшь ту­лып кит­те," -ди Ра­дик кыз­ла­ры бе­лән го­рур­ла­нып.

Ир­ләр га­дәт­тә ма­лай ту­у­ын те­ли дим яз­мам ге­ро­е­на. "Үзем са­быр, йом­шак хо­лык­лы бул­ган­дыр ин­де, Ал­ла­һы Тә­га­лә ми­ңа өч кыз на­сыйп ит­те. Мин ма­лай ту­сын иде те­лә­мә­дем, Ал­ла­һы­дан ба­ла­ла­рым сау-сә­ла­мәт бу­лып ту­сын, үсен­нәр дип со­ра­дым. Ал­лаһ­ка шө­кер, те­лә­гем ка­бул бул­ды. Кыз­лар үс­тер­гән ке­ше­ләр­нең карт­лы­гы бә­хет­ле бу­ла бит. Ни ди­сәң дә, кар­тай­гач ата-ана­ны күб­рәк кыз­лар ка­рый. Ан­на­ры өч кыз үс­тер­гән ата­ның уры­ны җән­нәт­тә бу­лыр ди­гән­не дә ишет­кә­нем бар. Мин ма­лай­лар­ны үс­те­рә дә бел­мәс идем. Кыз­лар­ны яра­тып, сө­яр­гә бу­ла. Алар ми­не, мин алар­ны яра­там. Эш­кә ко­чак­лап оза­та­лар, ко­чак­лап-үбеп кар­шы ала­лар. Кыз­ла­ры­ма шун­дый тәр­бия бир­гә­не өчен Мәрь­ям­гә рәх­мәт­ле­мен. Мин - бә­хет­ле ир һәм бә­хет­ле әти", - ди ул.

Нин­ди ге­нә ма­тур га­и­лә­дә дә са­выт-са­ба шал­ты­ра­мый кал­мый­дыр, сез­нең га­и­лә­дә дус­ла­шу­га бе­рен­че адым­ны кем ясый ди­гән со­ра­вы­ма Ра­дик:
-9 ел яши­без. Ал­ла­га шө­кер, га­и­лә­без­дә зур кон­фликт­лар чык­ка­ны юк. Ка­рыш­лык­лы фи­кер­ләр ки­леп чык­са, Мәрь­ям­да дип­ло­ма­тия көч­ле­рәк. Бе­рен­че адым­ны ул ясый. Хә­ер, без ике­без дә ты­ныч, са­быр хо­лык­лы­лар. Шу­ңа кү­рә кыч­кы­рыш-су­гыш без­дә бул­га­ны юк, Ал­ла­һы сак­ла­сын. Без кыз­ла­ры­быз­га ма­тур үр­нәк күр­сә­тер­гә ты­ры­ша­быз. Мәсь­ә­лә­ләр­не ты­ныч юл бе­лән хәл итә­без. Бер-бе­рең­не хөр­мәт итеп, дус яшәү­гә ни җи­тә?! Бу бит дөнь­я­да­гы иң зур бә­хет. - дип җа­вап бир­де.

Оя­сын­да ни күр­сә, оч­ка­нын­да шул бу­лыр ди­ләр. Әти-әни­лә­ре та­тар те­лен, мә­дә­ни­я­тен хөр­мәт ит­кән га­и­лә­дә ба­ла­лар да шун­дый бу­ла. Зөһ­рә 54нче та­тар гим­на­зи­я­се­нең бе­рен­че сый­ны­фын тә­мам­ла­ды. "Бә­лә­кәч" ба­ла­лар бак­ча­сы­на йө­рү­че Нә­зи­фә та­тар ша­гыйрь­лә­ре, ае­ру­ча Ту­кай ши­гырь­лә­рен ос­та укый. Бак­ча­да гы­на тү­гел, шә­һәр­кү­ләм ча­ра­лар­да да ак­тив кат­на­ша. Әти­се эш­лә­гән уни­ве­ри­си­тет­та Ту­кай ши­гы­рен сөй­ләп га­лим­нәр­не сок­лан­дыр­ган иде ул. Бер яшь­тә 3 ай­лык Зәй­нәп тә апа­ла­рын­нан ка­лыш­мас­ка ты­ры­ша.

Га­лиул­лин­нар ту­лы кан­лы күр­кәм һәм күп­ләр­гә үр­нәк га­и­лә. Би­ре­дә бер-бер­сен аң­лап, яр­дәм­лә­шеп бар эш­не бер­гә эш­ли­ләр. Буш ва­кыт­ла­рын ел­ның нин­ди фа­сы­лы бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, та­би­гать ко­ча­гын­да үт­кә­рер­гә ты­ры­ша­лар. Та­бе­ев исе­мен­дә­ге яр бу­ен­да, ур­ман­да йө­ри­ләр. Ба­ла­ла­рын­да кеч­ке­нә­дән үк та­би­гать­кә, ту­ган як­ка мә­хәб­бәт тәр­би­я­ли­ләр. Бу га­и­лә­дә та­тар те­ле­нә, әдә­би­я­ты­на, мә­дә­ни­я­те­нә дә игъ­ти­бар зур. Ти­рә-ягы­быз­да шун­дый га­и­лә­ләр күб­рәк бул­са, җәм­гы­я­те­без­нең ни­ге­зе нык, ба­ла­лар иман­лы, тәү­фыйк­лы, ру­хи һәм фи­зик як­тан сә­ла­мәт бу­лыр иде. Га­лиул­лин­нар га­и­лә­се ки­лә­чәк­тә дә бү­ген­ге­дәй мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык­ны җил­кән итеп, күп­ләр­гә үр­нәк бу­лып, әти-әни­лә­рен, дус­ла­рын сө­ен­де­реп яшәү­лә­рен дә­вам ит­сен­нәр. Алар­ның бә­хе­те­нә күз ти­мә­сен, Ал­ла­һы Тә­га­лә кай­гы-хәс­рәт күр­сәт­мә­сен.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: