Мигрантлар бер килеп - бер китеп йөри алмаячак
Яңалыклар тасмасы

Мигрантлар бер килеп - бер китеп йөри алмаячак

Кагыйдәләр катгыйланды.

Элегрәк мигрантлар Россиядә документсыз 90 көн торганнанн соң, туган илләренә кайтып, бер айдан тагын киләләр иде. Тагын рөхсәт документларсыз яшиләр иде. Хәзер башкача. Кагыйдәләр катгыйланды, дип белдерделәр Эчке эшләр идарәсендә узган матбугат конференциясендә.

«Россия территориясендә документлар рәсмиләштермичә торучы гражданин 90 көннән соң илдән китәргә тиеш. Әмма ул бер айдан кире кайта алмый. Аңа киләсе елда гына, ягъни тугыз айдан соң гына керү рөхсәт ителә», – дип белдерде миграция бүлеге башлыгы Сергей Викулов.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев