Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Мигрантларга 15 көн калды

Эчке эшләр идарәсе кисәтү белән чыкты.

Россия территориясендә законсыз торучы чит ил гражданнарын үз илләренә кайтарып җибәрәчәкләр. Илебездә яшәүләрен законлаштыру өчен 15 көн калды. 1 майдан соң документлар кабул ителмәячәк. 

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 5 февраленнән яңа кагыйдәләр кертелде. Россиягә килгән чит ил кешеләре контрольдә торучы затлар реестрында теркәлергә тиеш. Моның өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына, «Паспорт виза сервисы» филиалына яисә «Сахарово» күпфункцияле миграция үзәгенә (Мәскәүгә килүче затлар өчен) мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

1 майга кадәр хокукый статус алырга җитешмәгән чит ил гражданнары үз илләренә кайтып китәргә туры киләчәк. Киләчәктә Россиягә керүне тыю белән бәйле законда каралган барлык чаралар кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев