Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Милек салымнарын түләү срогы тәмамланганчы бер айдан кимрәк вакыт калып бара

Салым инспекциясе искәрткәнчә, физик затлар тарафыннан 2020 ел өчен милек салымнарын вакытында түләү срогы 2021 елның 1 декабрендә чыга.

Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнарыңны түлә» сервисы ярдәмендә яки «Салым түләүченең шәхси кабинетында» түләргә мөмкин. Банк картасы реквизитларын кертү яки Россия Федераль салым хезмәтенең партнер-банкларының берсен куллану, шул исәптән QR-код яки түләү штрихкоды буенча онлайн - сервисыннан файдалану да җитә. Салымнарны шулай ук банкта, җирле хакимият кассаларында, почта аша яки вәкаләтле күп функцияле үзәкләрдә комиссиясез түләргә мөмкин.   
Әгәр салым түләүче күрсәтелгән салымнарны вакытында түләмәсә, киләсе көннән (2021 елның 2 декабреннән) салым бурычы көн саен пенялар исәпләү хисабына үсәчәк. Бу очракта салым органы вакыты чыккан салымны түләү турында таләп җибәрәчәк. Әгәр бурычы булган кеше аны үтәмәсә, салым органы судка мөрәҗәгать итәчәк. Алга таба бурычны суд приставлары таләп итәчәк, алар үз чиратында чикләү чаралары күрергә мөмкин, мәсәлән, банк счетын ябып торырга яки аның мөлкәтен кулга алырга һәм мәҗбүри сатарга мөмкин.
Шулай ук, әгәр гражданин хәзерге вакытка кадәр салым органыннан 2020 ел өчен салым хәбәрнамәсе алмаса һәм салым түләүдән азат итүче ташламаларга ия булмаса, ул әлеге мәсьәлә буенча теләсә кайсы салым инспекциясенә, вәкаләтле күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә яки тиешле гаризаны «Салым түләүченең шәхси кабинеты» яки «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы аша җибәрә ала.
Моннан тыш, почта аша салым түләүчегә җибәрелә торган хәбәрнамәне физик зат теләге буенча физик затларга хезмәт күрсәтүче теләсә кайсы салым органында яки мондый хезмәт күрсәтүгә вәкаләтле күп функцияле үзәкләр аша өстәмә рәвештә алырга мөмкин. Моның өчен салым түләүче яки аның вәкаләтле вәкиле гариза бирә ала, ул салым органы тарафыннан гаризаны алган көннән соң биш көннән дә соңга калмыйча карала.
Салым белдерүләрен карап тоту һәм үтәү турында тулырак мәгълүмат белән Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салым хәбәрнамәләре 2021» промо-битендә танышырга мөмкин. Бүлек үз эченә милек салымнарын түләү белән бәйле типик тормыш хәлләренә җавапларны күздә тота.

 

Фото: Яндекс.Карты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон бакча салым өй акча