Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Милкегезне саклагыз!

Чаллы Эчке эшләр идарәсенең авто-мото техниканы урлау, алып китү буенча җинаятьләрне ачу бүлегенең өлкән хезмәткәре, полиция майоры Лев Краснов журналистлар белән очрашуда шәһәрдәшләрнең үз милекләренә битараф булуларын билгеләп үтте. Чаллыда машина бардачогында 300 мең сумга кадәр акча, документлар, радарга каршы тору җайланмалары калдырып китү очраклары шактый икән. Бурлар андый машиналарны...

Чаллы Эчке эшләр идарәсенең авто-мото техниканы урлау, алып китү буенча җинаятьләрне ачу бүлегенең өлкән хезмәткәре, полиция майоры Лев Краснов журналистлар белән очрашуда шәһәрдәшләрнең үз милекләренә битараф булуларын билгеләп үтте.

Чаллыда машина бардачогында 300 мең сумга кадәр акча, документлар, радарга каршы тору җайланмалары калдырып китү очраклары шактый икән. Бурлар андый машиналарны саклап кына йөри. Автомобильнең ян яктагы тәрәзәсен ватып яисә ишекне сызгыч белән ачып, кирәкле әйберләрне алып, берничә минут эчендә юкка чыга.

2014 ел башыннан Чаллыда машина урлау буенча алты җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда җидегә ким. Бүгенгә шуларның өчесе ачылган. Шунысын әйтергә кирәк, алты урлауның берсендә генә профессиональ караклар эш иткән. Алар кыйммәтле "Киа Спортейдж" машинасын алып киткәннәр. "Бу соңгы ике елда инде икенче очрак. Моңа кадәр дә шул үк төстәге, шул ук салоннан алынган "Киа Спортейдж" урланган булган. Бүген бу җинаятьләрне ачу юнәлешендә эш алып барыла", - ди Лев Андреевич. Урланган автомобильләрнең калганнарын металлоломга тапшырганнар. Ишек алдында, гаражда торган иске техника хуҗалары "тимер ат"лары югалгач кына искә төшергәннәр. "Шушы көннәрдә гараж кооперативыннан "ВАЗ-2107" юкка чыккан. Элек ул бокста торган, аны саткач, машинаны кооператив ишек алдына куйганнар. Автомобиль йөрерлек булмаса да, билгесез кешеләр аны алып китү җаен тапканнар", - ди полиция хезмәткәре.

Караклар бигрәк тә үзебездә җитештерелгән машиналарга өстенлек бирәләр, чөнки күп очракта аларга сигнализация җайланмасы куелмый.

Ел башыннан шулай ук бер мотоцикл урлау очрагы да теркәлгән. Скутер, велосипед, мотоциклны алып китү бернинди дә кыенлык тудырмый. Лев Краснов аларны саклана торган машина кую урыннарына куярга киңәш итә. "Машинадагы видеотеркәгеч, радар, планшет, телефон, сумка, акча, кыскасы барлык кыйммәтле әйберләрне үзең белән алырга кирәк. Чөнки машина салоныннан урлауга кагылышлы җинаятьләрне ачу бик авыр", - ди Лев Краснов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев