Шəhри Чаллы

Милли гамьне саклыйк дисәк

Кай­ва­кыт­та ке­ше­ләр бе­лән оч­ра­шып сөй­ләш­кәч кү­ңел­дә аның ту­рын­да төр­ле той­гы уя­на: бу ке­ше­дә мил­ли гамь бар яки юк. Чын­нан да саф та­тар­ча сөй­лә­шеп тә ту­ган мил­лә­тен ки­ре ка­гу­чы­лар, яки аның яз­мы­шы­на, те­ле­нә, мә­дә­ни­я­те­нә, та­ри­хы­на би­та­раф­лар бар әле. Ан­дый­лар үз­лә­рен Ал­лаһ­ның "каш­ка тә­кә­се" итеп кү­рә­ләр.

Кай­дан чык­ка­нын бел­ми­чә ва­та-җи­ме­рә рус­ча сөй­ләш­сә сөй­лә­шә, әм­ма хал­кын тү­бән­се­тү­дән чир­кан­мый. Ме­нә шу­ңа йө­рәк әр­ни дә ин­де. "Сез бит та­тар ке­ше­се, хал­кы­быз өчен бер­гә эш­лик", - дип әй­тү­не алар аң­ла­мый. Биг­рәк тә бу көн­нәр­дә яңа га­зе­та-жур­нал­лар­га яз­ды­ру ва­кы­ты җит­кәч та­тар җи­тәк­че­лә­ре баш бу­лып утыр­ган кай­бер оеш­ма-пред­при­я­ти­е­ләр­гә хат бе­лән яр­дәм со­рап бар­гач: "Пы­ча­гы­ма ки­рәк­ме си­нең та­тар га­зе­таң", - дип әй­тү­че­ләр­не кү­рү йө­рәк­кә хән­җәр ба­ты­ру бе­лән бер. Бу ке­ше­дә мил­ли мән юк­лы­гын , аның мат­ди бай­лык­ка гы­на та­бы­ну­ын, са­ран­лы­гын то­еп хәй­ран ка­ла­сың. Кем тәр­би­я­ләп үс­тер­де икән бу ман­корт­ны, ди­сең.
Ин­де ел­ма­еп кар­шы алып яр­дәм итә­без, дип тор­ган чын та­тар җан­лы, мил­лә­те­без өчен аз бул­са да бу­лыш­лык итәм, ди­гән җи­тәк­че­ләр янын­да бу­луы үзе бер рә­хәт. Ан­дый­лар­ның ба­шын­да мең төр­ле мә­шә­кать­ләр, бор­чу­лар, проб­ле­ма­лар бул­са да, хәт­та ак­ча ягы­на кыт­лык ки­чер­сә­ләр дә мил­лә­те­без ту­рын­да ба­ры­бер кай­гыр­та­лар: аз бул­са да өлеш чы­га­ра­лар. Мил­ли мат­бу­га­ты­быз бет­мә­сен, үзе­без­нең "Шәһ­ри Чал­лы" га­зе­та­сы­ның ти­ра­жы төш­мә­сен, дип уй­лый алар. Ме­нә шун­дый мил­ли гамь­ле ке­ше­ләр күб­рәк бул­сын иде! Ал­ла­га шө­кер, алар бар. Ин­де 2017 ел­ның бе­рен­че яр­ты­сы­на га­зе­та­быз­га яз­ды­ру ва­кы­тын­да без ан­дый җи­тәк­че­ләр бе­лән ин­де оч­ра­ша то­ра­быз. Әл­бәт­тә, исем­нә­рен соң­рак, ел ах­рын­да уку­чы­ла­ры­быз­га да хә­бәр итәр­без.
Мил­ли гамь ди­гән­нән, без мил­лә­те­без­не та­тар­лар үзе­без ге­нә сак­лап, як­лап ка­ла ала­быз. Без­не нин­ди­дер бер сур­ро­гат ха­лык кү­рер­гә те­лә­ү­че­ләр за­ма­нын­да ата-ба­ба­ла­ры­быз­дан кал­ган йо­ла­лар, үгет-нә­сый­хәт­ләр­не оныт­мый я­шә­сәк ке­нә та­тар җан­лы бу­лып ка­лып бу­ла. Кай­чан­дыр мил­ләт, дип урам­да кыч­кы­рып йө­рү­ләр за­ма­ны ин­де арт­та кал­ды. Шул кыч­кы­ру­чы­лар да кай­сы­дыр кая та­ра­лып үз сә­ү­дә­лә­рен ачып юк­ка чык­ты­лар. Ме­нә алар­ның да әле та­тар га­зе­та­быз­ны сак­лыйк, дип яр­дәм бе­лән кил­гән­нә­ре юк. Чал­лы­да мил­ләт га­мен, җа­нын сак­лап ка­лу­чы ни­ба­ры өч нок­та кал­ды: Чал­лы Та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры, "Кү­ңел" ра­ди­о­сы, "Шәһ­ри Чал­лы" га­зе­та­сы. Ан­да-сан­да мә­дә­ни­ят йорт­ла­рын­да, яшь­ләр үзәк­лә­рен­дә, уку йорт­ла­рын­да үт­кә­рел­гән ки­чә­ләр да­и­ми­лек­не сак­ла­мый­лар. Кү­бе­се фор­маль рә­веш­тә ге­нә үтә. Чал­лы­да мил­ли тор­мыш бик сүл­пә­нәй­де. Без мо­ны сә­я­си ясыл­лык­та әйт­ми­без, ко­тыр­ту баш­ка ха­лык­лар­га кар­шы кую иң яман нәр­сә.Үзе­без­не үзе­без кай­гыр­тыр­га ти­еш! Ә мил­лә­тең өчен хез­мәт итү: те­лен, ди­нен, мә­дә­ни­я­тен, әдә­би­я­тен, сән­га­тен юга­ры дә­рә­җә­гә кү­тә­реп, шу­ның бе­лән яшәү-хал­кы­быз­ның кү­ңе­лен ру­хи як­тан ба­е­тып ки­лә­чәк­кә ба­ру ул.
Ок­тябрь ин­кый­ла­бы­на ка­дәр бө­тен та­тар бас­ма­ла­ры: га­зе­та-жур­нал­ла­ры бай хәй­ри­я­че­ләр хи­са­бы­на чык­кан. Бү­ген дә шу­шы тәҗ­ри­бә ки­ре әй­лә­неп кайт­сын иде, ягъ­ни яз­ды­ру ва­кы­тын­да үзе­без­нең та­тар шәх­си эш­мә­кәр­лә­ре­нең дә яр­дә­ме­нә бик мох­таҗ без. Кай­чан­дыр та­тар­ча үз шә­һәр га­зе­та­быз юк, дип йөр­гән идек, ни­гә шу­шы бер­дән­бер мил­ли җан­лы" Шәһ­ри Чал­лы" ны сак­лап кал­мас­ка, яр­дәм ку­лы суз­мас­ка?!
Хөр­мәт­ле мил­ләт­тәш­ләр, ин­де тел тө­бем­не аң­ла­ган­сыз­дыр. Без­гә сез­нең яр­дәм ки­рәк. Чал­лы­да­гы һәр та­тар га­и­лә­се­нә яңа ел­дан "Шәһ­ри Чал­лы" кил­сен, дип ты­ры­ша­быз.
Без­нең га­зе­та­га язы­лып яки ту­ган­на­ры­гыз­ны, якын­на­ры­гыз­ны, күр­ше­лә­ре­гез­не яз­ды­рып күп­ме иге­лек эш­ли­сез. Поч­та аша языл­са­гыз яр­ты ел­га 624 сум тү­ләр­гә ки­рәк. Пред­при­я­тие-оеш­ма­лар­га күп­ләп языл­ган­да (15-20 да­нә­дән баш­лап) ар­зан­рак бә­я­дән ки­те­реп би­рә­без. Аның бә­я­се яр­ты ел­га ни­ба­ры 280 сум.
Күп­ләр без мәгъ­лү­мат­ны ра­дио-те­ле­ви­де­ни­е­дән, интернет­тан ала­быз, без­гә шул җи­тә, дип әй­тер. Әм­ма бо­рын­гы­лар әйт­меш­ли таш­ка бас­кан­ны бернәр­сә дә алыш­ты­ра ал­мый.
Га­лим­нәр ал­га кит­кән Ев­ро­па ил­лә­рен­дә га­зе­та­лар­ның күп ти­раж­лар бе­лән чы­гу сә­бә­бе­нә тө­шен­гән­нәр: мил­ли мен­та­ли­тет­ны ба­ры тик бас­ма мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры гы­на сак­лап ка­лыр­га бу­лы­ша, ке­ше ку­лы­на га­зе­та то­тып укы­са гы­на мил­ли гамь аңы­на се­ңеп ка­ла икән. Элек­трон мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры исә бо­лай ук тәэ­сир ит­ми­ икән.
Әйе, кат­лау­лы, авыр чор­да яши­без. Акчаны ба­ры­сы­на да җит­ке­рер­гә ки­рәк. Әм­ма ру­хи бай­лы­гың бул­ма­са, үзең­не чын та­тар итеп той­ма­саң тор­мы­шың бө­тен бу­ла­мы соң? Тәм­ле дә ашый­сың, мат­ди бай­лы­гың да бар, ци­ви­ли­за­ци­я­ле бу­лам, дип чит тел­ләр өй­рә­нә­сең, диң­гез бу­е­на ял итәр­гә дә ба­ра­сың, ди. Ал­ла­га шө­кер, без­нең ха­лык ях­шы яшәр­гә ти­еш. Сө­е­нә­без, лә­кин һәр­ва­кыт үзе­без­нең та­тар­лы­гы­быз­ны оныт­мыйк! "Шәһ­ри Чал­лы" га­зе­та­сы­на язы­лыйк! Бер­гә һәм бер­дәм бу­лыйк!
Мир­һа­ди Ра­зов,
"Шәһ­ри Чал­лы" га­зе­та­сы баш мө­хәр­ри­ре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: