Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Милләтебезнең горурлыгы Минтимер Шәймиев нинди ул? - ОПРОС

Бүген Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды»ның Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее. Татар авылында туып-үсеп, татарча укып, зур дәрәҗәләргә ирешкән, Татарстанны яхшы яктан дөньякүләмендә танытуга зур өлеш керткән, илебез тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган бөек шәхес ул. Моның өстенә, хатынын бәхетле иткән хөрмәтле ир, яраткан әти һәм бабай, кадерле туган. Юбилее уңаеннан, шәһәрдәшләребездән аның турындагы кайбер фикерләр белән кызыксындык.

Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе:
– Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев – дөньякүләмендә абруйлы сәясәтче, зирәк, акыллы, белемле шәхес. Ул республика халкы өчен бик күп эшләде. Менә аларның кайберләре: Татарстан авылларына газ керде, юллар төзелде, «Тузган торак» программасы буенча бик күп гаилә яңа йортлардан фатир алды. «Яңарыш» фонды оештырып, тарихи һәйкәлләр – Болгар, Свияжскны торгызды. Нәтиҗәдә бу җирләр туристларның яраткан урынына әйләнде. Хәзер Минтимер Шәриповичның тәкъдиме белән республикада «Адымнар» полилингваль мәктәпләр сафка баса.  Ул аларның төзелешен шәхсән контрольдә тота. Чаллыдагы мәктәпне ачарга үзе килеп, укытучыларга, балаларга хәер-фатихасын бирде.  
Президент булып эшләгәндә Минтимер Шәрипович Чаллыда еш булды. Шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше өчен борчылды. 
Мин Чаллыда баш табиб булып эшләгәндә, ЗЯБтагы 4нче шифаханә ачу тантанасына килгән иде. Машинадан төшүгә тәрәзәләрдән карап торган табиб, шәфкать туташларына кул болгап, сәламләде. Шунда без аның ачык, акыллы, зирәк җитәкче икәнлегенә инандык. Ул шифаханә белән танышкач, коллектив белән аралашты, безнең үсеш планнары белән кызыксынды. Мәртәбәле кунакны озаткач хезмәткәрләребез: «Дәрәҗәле җитәкче булуына карамастан, Минтимер Шәймиев бик гади, ачык кеше. Аның аурасы әйбәт, йөзеннән һәм һәр хәрәкәтеннән җылылык бөркелеп тора», – дип сокландылар. 
Минтимер Шәрипович һаман да актив гражданлык позициясе алып бара. Ул – Республиканың Дәүләт Киңәшчесе, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә, мөһим тәкъдимнәр кертә. 
Юбилее белән ихлас котлап, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Балалар-оныклар куанычына, республиканың уңышларына сөенеп, кайгы-хәсрәтсез яшәсен иде. 

Азат Галиев, «Адымнар-Чаллы» гимназиясе директоры:
 – Шундый кешеләр бар: эш-гамәлләре белән авыл, район, ил язмышына үзгәреш кертә. Бу кешедән зур җаваплылык, тәвәккәллек таләп итә. 
Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең күпьеллык һәм фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез. Күпме мөһим карарлар кабул ителгән, хәлиткеч гамәлләр башкарылган! Ул – җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнаучы, республикабыз һәм милли мәсьәләләр буенча төпле фикер белдерүче.
«Адымнар» өч телле белем бирү үзәге – күп профильле белем бирү комплексының Чаллыда ачылуы – куанычлы вакыйга. Максатыбыз – рус, татар, инглиз телләрендә камил аралашучы, конкурентлы шәхес тәрбияләү. Илебез киләчәге – алар кулында!

Айгөл Гатауллина, укытучы:
–  Минтимер Шәймиев чеп-чи татар авылында туып-үсеп, ана телендә белем алып, яхшы укуы нәтиҗәсендә Казанның дәрәҗәле югары уку йортында укыган. Хезмәт сөючәнлеге белән зур дәрәҗәләргә ирешкән. Ул – татар теле нигә кирәк, дигән күп әти-әниләргә үрнәк шәхес. Татарстанның гына түгел, татар теленең дә дәрәҗәсен күтәргән өчен дә Минтимер Шәймиев хөрмәткә лаек.                                             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минтимер шаймиев