Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миләүшә Айтуганова: «Татар моңы»на татар киносы кушыла»

28ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Татар моңы-2017» IX халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты була. Бәйгенең сайлап алу туры бу көннәрдә генә тәмамланды әле. II һәм III турларны 20-25 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда карап булачак. Проектның сәнгать җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, быел «Татар моңы»...

28ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Татар моңы-2017» IX халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты була. Бәйгенең сайлап алу туры бу көннәрдә генә тәмамланды әле. II һәм III турларны 20-25 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда карап булачак. Проектның сәнгать җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, быел «Татар моңы» татар киносы белән кушылачак. Гала-концертта катнашучылар татар спектакль­ләре һәм кинофильмнары аша халык арасында популярлашкан җырларны башкарачак. Бәйгенең тагын бер яңалыгы - иң лаеклы, иң моңлы җырчыларга Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи исемендәге премия тапшырачаклар. Алар беренче дәрәҗәдәге премиядән дә өстенрәк булачак. Бәйге барышында әлеге премиягә лаек­лы кеше табылмаган очракта, аны беркемгә дә бирмәячәкләр. Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри сос­тавында - Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резидә Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова. Катнашучылар арасында 15-18 яшьлекләр дә күп. Бәйге аларга киләчәкләрен иҗат белән бәйләргә, профессиональ музыкаль белем алыр­га ярдәм итәчәк әле. http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев