Шəhри Чаллы

Миләүшәбез Европа чемпионы булды

Чаллы спортчысы Миләүшә Гыймранова кул көрәше буенча Польшаның Катовице шәһәрендә узган Европа Чемпионатыннан медальләр белән кайтты. Шәһәрдәшебезнең беренче генә сыналуы түгел. Миләүшә дүртәр тапкыр Россия һәм Европа чемпионы булды, Дөнья чемпионатында дүрт тапкыр бронза, ике тапкыр көмеш медальләр яулады.

- Чаллы дәүләт педагогия университетының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлыйсы елны Европа чемпионы булу минем өчен икеләтә сөенечле, - ди Миләүшә алтын медален күрсәтеп. Чемпионатта ул хатын-кызлар арасында 50 килога кадәр авырлыкта Болгария, Литва, Польша, Румыния, Молдавия, Россия һәм башка илләрдән яшьтәшләре белән сынаша.

- Финалда Украинадан килгән көндәшем белән кул көрәштердем һәм аны җиңдем. Бу минутлардагы хис-тойгыларны сүз белән генә аңлатып та булмый хәтта, - ди шәһәрдәшебез. Миләүшә хәзер көз көне Венгриядә узачак Дөнья чемпионатына әзерләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: