Мөһим форум
Чаллыда 16 марттан 18енә кадәр "Кама инновацион-сәнәгать форумы-2016" үтә. Аның кысаларында махсус күргәзмәләр оештырылачак. Анда Россиянең 15 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 70тән артык предприятие катнашырга теләк белдергән. Форумның икенче этабы Боз сараенда уза. Чараның төп вакыйгасы - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык башлыклары һәм эре компанияләрнең топ-менеджерлары катнашында...
Чаллыда 16 марттан 18енә кадәр "Кама инновацион-сәнәгать форумы-2016" үтә. Аның кысаларында махсус күргәзмәләр оештырылачак. Анда Россиянең 15 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 70тән артык предприятие катнашырга теләк белдергән. Форумның икенче этабы Боз сараенда уза. Чараның төп вакыйгасы - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык башлыклары һәм эре компанияләрнең топ-менеджерлары катнашында республика киңәшмәсе үткәрү. Аның кысаларында ТР сәнәгать предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү, "ИННОКАМ" Кама инновацион территориаль-производство кластерын үстерү һәм чит илдән кертелгән продукцияне үзебезнекенә алыштыру мәсьәләләре каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев