Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мин бит җиргә яшәр өчен килдем...

Узып баручы 2017 елның соңгы аенда физик мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар өчен «Татарстан энҗесе» республика гүзәллек һәм иҗат бәйгесе үтте. Чаллы кызы Рәхимә Мортазина бәйгедә «Татарстанның нәзакәтле энҗесе» номинациясендә җиңү яулады. Шул ук бәйге кысаларында «Ел әнисе» исеменә дә лаек булды. 4 яшьлек Раида исемле кыз үстерә. Тумыштан икенче группа инвалид,...

- Рәхимә, үзең белән бераз таныштырып кит әле.

- Мин 1985 елда Чаллы шәһәрендә тудым. Башта «Өмет» реабилитация үзәгендә укыдым. Анда алган сигез сыйныфлык белем миңа ошамады, шуңа күрә кичке мәктәпкә укырга кердем. Анда бер ел укыдым, ләкин өченче сменада укуы бик уңайлы түгел иде. Шуннан соң үзем яшәгән җиргә якын булган 14 нче мәктәпкә мөрәҗәгать иттем. Гомуми белем программасы буенча укыту өчен мине җиденче сыйныфка билгеләделәр. Өйдә укып, урта белем алып чыктым. «Өмет»тән соң 57 нче һөнәр училищесында чәчәк үстерүче декоратор һөнәренә укыдым. Һөнәр алып чыктым, ләкин эшкә алырга атлыгып торучы булмады. Хәзер дә юк. Бүгенге көндә "Скворушка" 16 нчы санлы балалар бакчасында кастелянша булып эшлим. Үз белемем белән эш табудан өмет өзгәч, мин теләсә нинди эшкә дә әзер идем. Мәшгульлек үзәгеннән бу балалар бакчасына җибәрелгәч, җыештыручы эшенә дә алынган булыр идем, әмма минем тегә белүемне исәпкә алып, кастелянша итеп алдылар. Бүген менә шунда вак-төяк әйберләрне сиплим, тегәм.

- Җиңү җиңел бирелми инде ул. Бу җиңүгә ничек килдең? Кемнәр ярдәм итте?

- Күбрәк үз көчләремә таянырга өйрәнгән мин. Бәйгегә берәр иҗади номер әзерләргә кирәк иде, мин җырларга булдым. Вокал буенча күптән шөгыльләнә идем. Өйдә белем алган вакытта Балалар иҗаты үзәгендә төрле түгәрәкләргә йөрдем, ә бәйгедә катнашырга осталыкны камилләштерү өчен Шәһәр хакимияте 13 нче Сәнгать мәктәбеннән ярдәм тәкъдим итте. Чыгыш ясаганда әлеге мәктәпнең «Агыйдел» бию коллективы җырымны тулыландырырга, тамашачыга җиткерергә булышты. Әлеге иҗади бирем өй эше буларак бирелгән иде. Өч көнлек бәйге барышында һәрберебезне операторлар төшерде, экран аша тамашачыларны үзебез белән таныштырдык, шөгыльләребез турында әйтеп киттек.

- Ә син нинди хоббиларың турында сөйләдең?

- Мин конфетлы букетлар ясарга яратам. Кечкенә кәрзиннәр сатып алам, аннары гофрлы кәгазьдән чәчәкләр ясыйм, чәчәк уртасына конфет куям. Бик матур композицияләр килеп чыга. Әкияттәге композиция кебек. Матурлык тудыру рәхәт бит ул. Бүләк итәр өчен ясыйм күбрәк, кайвакыт заказга да эшләргә туры килә.Җырларга яратуым турында әйттем инде. Биергә дә яратам. Буш вакыт файдалы шөгыльләр белән, кешенең кәефен күтәрә торган мавыгулар белән тулырга тиеш. Физик мөмкинлекләр чикле булу - ул әле хыял-теләкләреңнән баш тарту өчен сәбәп була алмый.

- Тормыш кыйммәтләрең нинди, Рәхимә? Гомерне лаеклы итеп үткәрер өчен ничек яшәргә кирәк, синеңчә?

- Тормышны, шул тормышның һәр мизгелен яратырга кирәк. Мин үземне 200%ка яшим дип саныйм. Җиңеп булмый торган, үтеп булмый торган кыенлыклар һәм киртәләр юк ул. Очраганнарын - барлык ихтыяр көчемне җыеп үтәргә тырышам. Тормыш девизым: "Мөмкин булмаган да мөмкин!". Беркайчан да беренче уңышсызлыктан соң хыялыңа кул селтәргә ярамый. Максат куйдың икән - иреш. Әйтәләр бит әле, куйган максатыңа шуышып булса да бар дип. Аллаһ безгә бик күп мөмкинлекләр бирә. Әлбәттә, сынауларын да бирә. Мин үземнең менә шундый булып тууымны сынау буларак кабул итәм. Ләкин бу бит әле зарланып утырыр өчен сәбәп түгел. Зарланыр өчен сәбәпләрне күп табарга була ул. Мәгънәсен генә күрмим. Аннан кемгә файда? Зарланучыгамы? Юктыр. Тормышта сөенер өчен сәбәпләр барыбер күбрәк. Бәхетле булыр өчен дә сәбәпләр җитәрлек. Минемчә, бәхетле булыр өчен гаилә кирәк, сине яклаучылар, аңлаучылар булуы кирәк. Сау-сәламәт булып үсеп килүче кызчыгымны күрү - үзе зур бәхет. Кечкенә генә булса да, ул кулыннан килгәнчә миңа ярдәм итәргә тырыша. Аның йокыдан уяну белән "әнием, мин сине бик яратам!" диюе үзе үк аңлатып булмаслык бәхет. Минем аны аякка бастырасым, яхшы кеше итеп үстерәсем бар.

- Кешеләрдәге нинди сыйфатларны хөрмәт итәсең?

- Намуслылык, тәрбиялелек, кеше хәленә керү. Минемчә, кешенең кешелеген шул сыйфатлар билгели. Үзе турында гына уйламасын иде кеше. Башка кешеләрдә дә шул ук җан, шул ук хыял-теләкләр булуын онытмасын иде.

- Үзеңдә нинди сыйфатлар кешеләрне җәлеп итә дип уйлыйсың?

- Мин бик тырыш, ярдәмчел. Әгәр кемгә дә булса булыша алам икән, мин моны эшләргә тырышам, авыр хәлдә калган кешенең хәлен аз булса да җиңеләйтергә омтылам. Минем дус кызымда да, мәсәлән, ДЦП. Ул бик авырлык белән генә йөри. Аны урамда йөртеп кертәм. Кеше нинди генә хәлдә булса да, саф һавада булырга, хәрәкәтләнергә тиеш. Кибеткә барып киләм. Болар вак-төякләр, әлбәттә. Ләкин кешенең бит аз гына игътибардан да күңеле була. Тормыш, гомумән, шундый вак-төяк нәрсәләрдән тора.

Тагын минем ачуым, үпкәләвем озакка бармый, бик тиз кире үз хәлемә кайтам. Хәзер инде кешеләргә, гомумән, үпкәләмәскә тырышам. Бердән, минем балам бар хәзер, ул минем сыйфатларымны үрнәк итеп алачак. Бу турыда беркайчан да онытырга ярамый. Икенчедән, тормыш тәҗрибәм кемгә дә булса үпкәләүнең мәгънәсезлеген төшендерде. Үпкәләүдән кемгә файда? Нәрсә бирә ул?

- Кешеләрдә нинди сыйфатларны кабул итә алмыйсың?

- Ялган (Рәхимә моңсуланып, көрсенеп куя). Аннары кешеләрнең минем кебекләрне аңлап бетермәүләре үзәккә үтә. Мәсәлән, узып киткәндә, исерек хатын бара, карагыз, дип мыскыллап көлеп калырга мөмкиннәр. Кайбер сәламәт кешеләр минем хәлдә булучыларга ихтирамлы мөгаләмәдә була алмыйлар. Әйтерсең лә, авыру булып туу - безнең гаеп... Кешеләр үзләренең сәламәт булып туулары Аллаһ тарафыннан бирелгән бүләк икәнлеген аңлап бетерми кебек.

- Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә безнең җәмгыятьтә яшәү авырмы? Син сизәсеңме ул авырлыкны?

- Мин тормышның ул ягына игътибар бирмәскә тырышам. Күбрәк яхшы кешеләр, яхшы хәлләр, яхшы мөнәсәбәтне күрү кирәк. Шул вакытта караңгы моментлар онытыла, күңелгә тими башлый.

- Иң зур хыялың нинди?

- Минем бер зур хыялым - эт сатып алу. Алтынсу төстәге ретривер. Лобрадорга охшаган ул, ләкин йөнтәсрәк, аны өйрәтүе дә җайлы. Ул шулкадәр ягымлы, дустанә, акыллы, нәкъ менә балалар өчен һәм безнең кебекләр өчен туры килә. Этләрнең әлеге токымы гаилә эте буларак югары бәяләнә. Аның күзләре үк мөлаем, гел елмаеп торган шикелле. Кызым да "ул этне уйнатыр идем, урамда йөртер идек",- ди. Берәр кайчан ул хыялыбыз чынга ашар дип ышанам.

Әле тагын сәяхәт кылырга яратам мин. Мәскәүгә барып кайтканым булды. Менә хәзер Париж турында хыялланам. "Мечта идиота", шулаймы? (көлә). Миңа бер танышым Париж буенча юл күрсәткеч китапчык бүләк иткән иде, хыялымда мин ул җирләрнең барысында да булып чыктым инде.

- Рәхимә, Яңа ел теләкләреңне җиткер әле безнең газета укучыларына.

- Яңа елда һәр кешегә тынычлык, татулык телим. Кешеләрнең игелеген тоеп, яхшы кәеф белән яшик. Бер-беребезгә күңел җылылыгы бүләк итик. Авыр түгел бит ул. Позитив күбрәк булсын тормышыбызда!

Менә шундый хатын-кыз. Максатчан, гади, нык холыклы. «Татарстан энҗесе» бәйгесендәге чыгышларны карыйм. Ап-ак күлмәкле сылу Рәхимәнең "...теперь я знаю, ты на свете есть" дип җырлавыннан зал елап утыра. Әңгәмәбез вакытында йөзеннән елмаю китеп тормаган ул кыз яныннан чыккач, минем дә күзләрдән ихтыярсыз яшьләр акты. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрдәге рух көченә беренче тапкыр гына соклануым түгел. Сау-сәламәт кешеләрнең "умырткасызлыгына" беренче генә аптыравым түгел. Ә Рәхимәгә шундый да булышасы килә: ретривер токымлы эт турында сөйләгән чагында күзләре ничек очкынланып китүен күрдем бит (инвалид ханым өчен кыйммәтрәк ул), хыялында йөрткән Париж урамнарыннан да чынлыкта үтсен иде ул... Башкалар белән күңелендәге яктылыгы белән бүлешергә һәрчак әзер ич. Ул шул позитивы белән бүлешергә әзер. Бәлки, берәр татар бае Кыш бабай булып, аның теләкләрен ишетер, ә? Сират күперләрен кичкәндә, бәлки, шул яхшылыклары садака буларак хисапка алыныр?... Хыялый инде үзем дә. Татар бае татар матбугатын укымый бугай ла ул. Өметсез - шайтан, ди. Яңа ел алды бит әле, хыялланып аласы килә.

Лилия Фәттахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев