Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мин озак яшәмәячәкмен...»

Игорь Корнелюк каты авырый.

59 яшьлек җырчы йөрәк авыруы һәм стенокардия белән көрәшә. Моннан тыш, 2012 елда композиторда шикәр чире тапканнар. «Мин озак яшәмәячәкмен», - дип әйткән Корнелюк «Светская хроника» программасында. 

«Подожди» һәм «Город, которого нет» хитларын башкаручыга теләсә нинди йөкләнеш тыелган һәм махсус диета билгеләнгән. 

Сүз уңаенда, дөрес туклану нәтиҗәсендә музыкант 20 килограммнан артык ябыккан. «Мин бер генә улыбыз булуына үкенәм. Марина белән яшьлегебездә бик авыр яшәсәк тә, мин бик күп балалар булуын теләгән идем», - дигән ул. 

 Моннан тыш узган елда Игорь Корнелюк авыр формадагы ковид белән авырган иде. 

 

Чыганак: https://kiziltan.ru  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек җырчы